Шотланд теле (герман)
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Шотланд теле | |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: | Шотландия, Төньяк Ирландия |
| Тел гаиләсе: | Һинд-Аурупа телләре |
| Рәсми халәт | |
| Рәсми тел санала: | |
| Күзәтүдә тора: | Ирландиядә: Ulster-Scots Agency |
| Тел кодлары | |
| ISO 639-1 | — |
| ISO 639-2 | sco |
| Проект:Телләр | |
Шотланд теле, скотс (үзатамасы Scots) — инглиз теленә якын булган, герман телләре төркеменә кергән тел. Кайбер вакытларда инглиз теленең диалекты яки региональ сөйләше буларак карала. Әлеге телне кельт шотланд теле белән бутарга ярамый. Гомуми сөйләшүчеләр саны — 1,5 миллион.
Урта гасырлардан бирле шотланд телендә бай әдәбият бар. Иң күренекле язучылар һәм шагыйрьләр — Роберт Бернс, Роберт Генрисон, Уильям Данбар, Гэвин Дуглас. Шулай ук инглизтелле язучыларда да шотланд телендә өземтәләр бар, мәсәлән, Вальтер Скотт, Ирвин Уэлш.
Үз вакытында алдынгы телләрдән саналса, Шотландия белән Англия берләшүеннән соң тел әкрен генә позицияләрен бирде. Хәзерге вакытта уртак орфографик кагыйдәләр юк.
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]