Эльвира Юнысова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльвира Юнысова latin yazuında])
Эльвира Юнысова
Туган телдә исем баш. Юнысова Эльвира Әхтәм ҡыҙы
Туган 4 гыйнвар 1960(1960-01-04) (64 яшь)
Сибай, Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры

Юнысова Эльвира Әхтәм кызы (4 гыйнвар 1960 ел) — театр һәм кино актеры, югары мәктәп укытучысы, җәмәгать эшлеклесе. 1983 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә драма театры артисты, бер үк вакытта 1987-1995 елларда Уфа дәүләт сәнгать институты укытучысы. 1983 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. 2008-2013 елларда Башкортстан Республикасының 4-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты, Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет җитәкчесе урынбасары. Россия Федерациясенең атказанган (2007) һәм Башкортстан Республикасының халык (1992) артисты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эльвира Әхтәм кызы Юнысова 1960 елның 4 гыйнварында Башкорт АССРның Сибай шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туган. Урта мәктәп белән беррәттән музыка мәктәбен тәмамлаган. Урта белем алгач, Уфа сәнгать училищесының фортепиано бүлегенә укырга керә һәм аның өч курсын тәмамлаганнан соң укуын Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында (профессор Рәфкать Исрафилов курсы) дәвам итә. Институтның өченче курсында укыганда ук Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә театры спектальләрендә уйнарга чакырыла. Шул исәптән билгеле режиссер Рәфкать Исрафилов сәхнәләштергән Әнгам Атнабаевның «Хуш, хыялларым...» драмасында (1981) Гөлнариса, Мостай Кәримнең «Җәяүле Мәхмүт» комедиясендә (1983) Зәмзә кебек төп рольләрне башкара. «Апалы-сеңелле өчәү» драмасындагы (Антон Чехов, русча — «Три сестры») Маша роле яшь актрисаның, 1983 елда югары уку йортын тәмамлаганда, диплом эше була, икенче елда ул республиканың төп драма театры сәхнәсендә күрсәтелә башлый.Татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльдә төп рольләрне башкара.(Диләфрүз - "Диләфрүзгә дүрт кияү", Дилемма -"Әниләр һәм бәбиләр" һ.б.)

1983-2008 елларда Эльвира Юнысова Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә драма театры актрисасы һәм бер вакытта 1988-1995 елларда — Уфа дәүләт сәнгать институты (2003 елдан Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе) укытучысы. Театрда эшләү дәверендә ул үзен оста актриса итеп таныткан һәм берничә буын тамашачыларының көчле мәхәббәтен яулаган.

Сәяси һәм җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда Эльвира Юнысова Башкортстан Республикасы дүртенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайлана. Шул ук елдан ул даими нигездә Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитетның рәис урынбасары. Берничә ел дәвамында Башкортстан Профсоюзлар федерациясе Советы, ә 2006-2009 елларда — Башкортстан Республикасының Хатын-кызлар берлегенең президиум әгъзасы була. «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.

Спектакльләрдә һәм телефильмда рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зәмзә (Җәяүле Мәхмүт. Мостай Кәрим).
  • Галия (Галия. Таһир Таһиров).
  • Мария — Тереза (Кичерү. Мостай Кәрим).
  • Шәфәкъ (Ай тотылган төндә. Мостай Кәрим).
  • Диләфрүз (Диләфрүзгә дүрт кияү. Туфан Миңнуллин).
  • Иркә (Әстәгәфирулла. Наил Гаетбай).
  • Дилемма (Әниләр һәм бәбиләр. Туфан Миңнуллин).
  • Мисс Гнусен (Күке оясы. К.Кизи романы буенча Әхтәм Абушахманов спектакле).
  • Гөлнур (Канатланып оч синг, Толпарым. Флорид Бүләков).
  • Миңниса, Бибинур (Бибинур, эй, Бибинур. Флорид Бүләков).
  • Коринкина (Гаепсез гаеплеләр. А. Островский).
  • Энид (Бәхетле иртә, Энид. В. Аллен)
  • Рәшидә — Башкортстан Дәүләт телерадиокомпаниясенең «Ай кызы» нәфис телефильмы (2001, 2002).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актер турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]