Юлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Авыл
Юлык
Ил Русия
Төбәк Башкортстан
Район Баймак районы
Координаталар 52°31′9″ т. к. 57°47'43" кч. о. (G)
Халык саны 470 кеше (2010)
Милли состав татарлар
Почта индексы 453674
Юлык (Россия)
Red pog.png
Юлык (Башкортостан)
Red pog.png

ЮлыкБашкортстанның Баймак районындагы татар авылы, Йомаш авыл җирлегенә карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 470 кешенең яшәве мәгълүм.[1] 170 шәхси хуҗалык исәпләнә.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү]

Беренче исеме “Юлык ямы” (Юллукский Ямъ). Авыл 1781 елны Казан өязе кешеләре тарафыннан нигезләнә. Алар биредә Верхнеуральск-Оренбург трактында башкортлар урынына почта хезмәте алып бару шарты белән урнаша. 1869 елны алтын ятмаларын үзләштерү башлана. Юлыкта алтын ятмалар хуҗалары Рәмиевләрнең штаб-квартирлары була (1918 елга кадәр). 1924 елга кадәр Юлык – волость үзәге, 1898 елда биредә казна “рус-башкорт” мәктәбе ачыла, земство дәвалау учрежденияләре эшли. 1962 елны авыл советы үзәге Йомашка күчерелә. Рәмиевләр салдырган мәчет һәм китапханә биналары сакланган[2].

Атаклы кешеләр[үзгәртү]

Демография[үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[3] 2009[3] 2010[1]
544 523 470

Географик урынлашу[үзгәртү]

  • район үзәгенә кадәр (Баймак): 41 км
  • авыл җирлеге үзәгенә кадәр (Йомаш): 9 км
  • тимер юл станциясенә (Сибай): 82 км

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан
  2. Әдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга газетасы
  3. 3,0 3,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта.

Сылтамалар[үзгәртү]