Якутиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Якутиядә ислам latin yazuında])
Якутиядә ислам
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Якутия
Якутск шәһәре җәмигъ мәчете

Якутиядә ислам (якут. Ислам Саха Сиригэр) ― Якутия-Саха территориясендә ислам дине. Социологик тикшеренүләр нигезендә, 2002 елда Якутиядә яшәүчеләрнең — 1,9 % ы, 2006 – 1,2 % ы ислам динен тоткан[1].

Мөселманнарның күпчелеге сөнни ислам тарафдары[2]. Республикада Ислам динен күбесенчә Төньяк Кавказ республика һәм өлкәләреннән һәм Урта Азия илләреннән вакытлыча эшкә килгән мөселманнар, шулай ук республикада күптән төпләнеп яшәүче Идел-Урал буе халыклары вәкилләре тота. 1997 елгы социологик тикшеренүләр мәгълүматлары күрсәткәнчә, Ислам дине республикада яшәүче русларны һәм саха халкын җәлеп итмәгән. Исламның дөньякүләм һәм илкүләм ролен исәпкә алып, республика хакимияте бу дин вәкилләренә карата яхшы мөнәсәбәттә [3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якутиядә беренче мөселманнар казак отрядлары белән бергә барлыкка килгән. Алар – хәрби тылмач булып хезмәт иткән татарлар һәм башкортлар.

Мөселман халыклары вәкилләренең Төньяк крайга күпләп күчүе 1870 елда башлана, ул чакта Ырынбур, Сарытау, Пенза һәм башка губерналар губернаторлары татар һәм башкортларны ерак районнарга административ җибәрү турында карар чыгара.

1913 елда Якутиядә 1170тән артык мөселман, барыннан да элек, татарлар һәм башкортлар, яшәгән. 1907 елдан Якутскида рус-татар мәдрәсәсе, 1913 елда Якутск һәм Олекминскида ике мөселман гыйбадәт йорты һәм ике рус-татар мәктәбе эшләве мәгълүм[2].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа заманда Якутиянең беренче мөселман җәмгыятьләре 1994-1996 елларда Якутск һәм Нерюнгри шәһәрләрендә төзелгән[1]. Якутск шәһәре мөселман җәмгыятенең беренче рәисе (1995 елдан) – Абдул-Хәлим Магомед улы Аушев (1937 елда Чечен-Ингуш АССРда туган)[4].

2005 елда республика территориясендә 30 милләт вәкиле булган 120 меңнән артык мөселман яшәгән. Якутск, Мирный, Нерюнгри шәһәрләрендә, Мегино-Кангалас улусы Түбән Бестях бистәсендә һәм Верхоянск улусы Батагай бистәсендә мөселман дини оешмалары эшли. Бу оешмалар мөфти Нәфигулла Әширов җитәкчелегендәге Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә карый. Үз тарафдарларының саны буенча Ислам дине Якутиядә православие тарафдарларыннан һәм традицион якут диннәреннән соң өченче урында тора.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якутск җәмигъ мәчете

Беренче тапкыр Якутскида мәчетне 1914 елда Россия Эчке эшләр министры рөхсәте белән төзи башлыйлар. Ул вакытта төзелеш өчен урын бүлеп бирелгән һәм иганә җыю башланган. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы башлану, аннары революция булу сәбәпле мәчет төзелми калган[5].

2005 елда Якутскида Россиядә иң төньяк мәчетләрнең берсе ачыла (ул Санкт-Петербург җәмигъ мәчетеннән төньяктарак, әмма 1998 елда ачылган, дөньяда иң төньяктагы мәчет саналучы Норильскиның Нурд-Камал мәчетеннән көньяктарак урнашкан) [5]. 2015-2016 елларда мәчет бинасы зурайтыла, бинаның икенче чираты файдалануга тапшырыла[4].

Алдан белән Нерюнгри шәһәрләрендә мәчетләр төзелә. Мирный шәһәрендә мөселман кешесе үзенең зур коттеджын мәчет итеп файдалану өчен биргән, 20 ел анда намазлар укыла. Удачный шәһәрендә, Түбән Бестях бистәсендә, Мирный районы Айхал бистәсендә, Томпон районы Хандыга бистәсендә гыйбадәт йортлары эшли. Татарлар күпләп яшәүче Олёкминскида мәчет кору планлаштырыла.

Якутскида инкыйлабка кадәр үк мөселманнар җирләнгән бер зират бар, яңа мөселман зиратына ихтыяҗ зур.

Якутия мөселманнары Татарстанга, Төньяк Кавказга, Чечняга, Дагстанга ислам уку йортларына укырга бара[4].

Басма орган[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нерюнгри мөселман җәмгыяте зур булмаган тираж белән «Ислам в Якутии» газетасы нәшер итә. Айлык газетаның гомуми тиражы – 500 данә. Нерюнгри имам-хатибы Дамир Нәфыйков сүзләренә караганда, газетаны профессиональ журналистлар түгел, ә гади мәхәллә кешеләре ясый. Шуңа да карамастан, газета диндәшләр арасында популярлыкка ирешкән. Тиражның бер өлеше Якутск, Алдан, Тында һәм Благовещенск шәһәрләренә җибәрелә[6].

Диния Нәзарәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елда үзәкләштерелгән дини оешма Якутия Республикасы – Саха мөселманнарының Диния нәзарәте төзелә.

Мөфти – Муса Бексултанович Сагов (1962 елда Чечен-Ингуш АССРда туган).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]