Яңа Балтач (Актаныш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Балтач (Актаныш районы) latin yazuında])
Яңа Балтач
Дәүләт  Россия империясе
 РСФСР[d]
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Кормаш авыл җирлеге[1]
Халык саны 84[2],
102 (1834)[2],
37 (1848)[2],
177 (1859)[2],
192 (1870)[2],
155 (1902)[2],
315 (1905)[2],
372 (1912)[2]
Почта индексы 423733
Карта

Яңа БалтачТатарстан республикасы Актаныш районындагы авыл. Ул Агыйдел елгасының сул кушылдыгы Шәбез елгасы буенда урнашкан.

1997 елда монда 113 кеше яшәгән. Авылга 18 гасырда нигез салына. Авылда Җәмәгать үзәге бинасы бар. Анда медицина пункты, клуб һәм башлангыч мәктәп урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Балтач авылы Гәрәй волосының (1866 елдан – Шәрип, аннан Такталачык волосының) Әҗәкүл түбәсе башкортлары нигезләгән Иске Балтач авылыннан 18051814 еллар аравыгында аерылып чыга, анда 10 йортта 84 башкорт яши. 1834 елда 10 йортта 102 башкорт була. 1848 елда 5 йортта 37 типтәр теркәлә. 1859 елда 177 асаба башкорт исәпләнә. 1870 елда 24 йортта 192 башкорт була. 1902 елда — 58 йортта 155 асаба башкорт. 1905 ел — 60 йортта 315 кеше. 1912 елда 74 йортта 372 асаба башкорт яши[3]. 1912 елда 74 хуҗалыкка 1600 дисәтинә җир, йәгъни йортка 21,6 дисәтинә туры килә. 1848, 1870 елларда авылда ике тегермән эшли, XX гасыр башында да ике тегермән саклана, бер хужалык магазины, берәр мәчет була була[3]. 1840 елда Кантон башлыгы ведомстволарында язылуынча, 101 башкорт 42 чирек көзге һәм 55 чирек язгы иген чәчкән; 1848 елда типтәрләрнең 5 йортында 21 ат, 12 сыер, 30 сарык, 20 кәҗә була.

Атаклы кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]