Җөри вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җөри вулысы latin yazuında])


Җөри вулысы
Ил

Россия империясе

Статус

Вулыс

Губерна

Казан губернасы

Административ үзәк

Юкәче

Нигезләү датасы

1708 елның 18 (29 декабре)

Юкка чыгару датасы

1920 елның 25 июне

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1897)

10 784 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Җөри вулысы (рус. Зюринская волость) — 1708 елдан 1920 елга кадәр гамәлдә булган Казан наместиклыгының һәм Казан губернасының юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Мамадыштан Төньякка 24 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Юкәче авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җөри вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан.

1708 елның 18(29) декабрендә Пётр Iнең өлкә реформасы барышында Казан губернасының административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.

Иске Җәтче, Чиркәс (Вәтке губернасының Алабуга өязе), Иске Комазан, Кабык Күпер һәм Лыябаш-Келәүш вулыслары белән чиктәш булган.

1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Мамадыш өязе составына, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Мамадыш өязе составына керә.

1920 елның 25 июнендә Татарстан АССРның Мамадыш кантоны составына керә.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда Җөри вулысында 18 община, 19 торак пункты (Җөри, Юкәче, Шәдче һ.б.) һәм 1422 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 19,84 км², сөрү җирләре 108,67 км² тәшкил иткән.[3]

Статистика, 1908 ел.

1890 елда вулыста 18 торак пункты һәм 1630 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 142,5 км² тәшкил иткән.[4]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда халык саны 8415 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 4242 җан, хатын-кызлар — 4173.[3]

1890 елда халык саны 9791 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 4852 җан, хатын-кызлар — 4639.[4]

1897 елда халык саны 10784 кеше тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  2. ҖӨРИ ВУЛЫСЫ (Зюринская волость) — Милләттәшләр
  3. 3,0 3,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  4. 4,0 4,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).