Әрләнсыманнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Джунгария әрләне

Әрләнсыманна́р (Cricetidae) - кимерүчеләр тәртибендәге имезүчеләр гаиләлеге. 600 ләп төрне берләштерүче 100 ләп ыругы билгеле; Австралия, Африка һәм Азия тропиклары, Исландия һәм Антарктидадан тыш, барлык кыйтгаларда да таралганнар. ТР территориясендә ике ассемьялыкка кергән 12 төре - әрләннәр (3 төр) һәм кыр тычканнары (9 төр) бар. Яфраклы һәм катнаш урман, кыр, болыннарда, сулыклар янында очрыйлар. Үзенчәлекле итеп казыган өннәрендә яшиләр.

Гәүдәсе 35 см га, койрыгы 23 см га кадәр озынлыкта, авырлыгы 650 г га кадәр җитә. Арткы аяклары алдагыларына караганда озынрак, биш бармаклы, каты тырнаклы. Су белән бәйләнешлеләренең арткы аякларында йөзү ярылары бар. Күп төрләренең йон капламы тыгыз һәм йомшак, аркасы ачыктан алып куе коңгыртка кадәр, корсагы ачык коңгырт төстә; кайвакыт аркасының уртасыннан буй-буй кара сызык үтә. Бер ояда 18 гә кадәр бала була. Күп төрләре 1-2 ел яши. Үсемлекләр белән туклана. Күбесе авыл хуҗалыгы культураларына зарар китерә. Кайберләре (су күсесе) вак һөнәрчелек өчен әһәмиятле. Әрләнсыманнар арасында йогышлы авырулар (түләмә, чума, лептоспироз) таратучылар очрый.

Дала чуары, соры әрлән, Эверсман әрләне ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү]