Алинә Ибраһимова
Алинә Ибраһимова | |
---|---|
Туган | 28 сентябрь 1985[1] (39 яшь) Полевской, Свердловск өлкәсе, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Гилдхоллская школа музыки и театра[d], Королевский колледж музыки[d], Российская академия музыки имени Гнесиных[d] һәм Школа Иегуди Менухина[d] |
Һөнәре | классический скрипач, эскрипкәче |
Алинә Ринат кызы Ибраһимова (1985 елның 28 сентябре, Полевской, Свердловск өлкәсе, ССРБ) — Россия-Британия скрипкачысы. Танылган контрабасист Ринат Ибраһимовның кызы.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алинә Ибраһимова 1985 елның 28 сентябрендә Свердловск өлкәсенең Полевской шәһәрендә туа. Скрипкада 4 яшьтән уйный башлый[2]. 5 яшендә Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыка училищесына укырга керә, ә 6 яштән төрле оркестрлар, шул исәптән Зур театр оркестры белән уйнап, карьерасын башлый.
1996 елдан башлап, әтисен Лондон симфоник оркестрында беренче контрабасист вазыйфасына билгеләнгәч, Бөекбританиядә яши[3]. 1997 елдан Ибраһимова Иегуди Менухина мәктәбендә укый башлый.
Иегуди Менухина мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер елга Гилдхолл Музыка һәм драма мәктәбенә, ә аннары Королева музыка көллиятенә укырга керә.
1998 елның декабрендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында Кеше хокуклары гомум декларациясенең 50 еллыгына багышланган тантаналы чыгыш ясау Ибраһимованың карьерасында беренче зур уңыш булып тора. Никола Бенедетти белән бергә Иоһанн Себастьян Бахның ике концертын башкара. Өч айдан соң Ибраһимова һәм Бенедетти әлеге концертның акрын өлешен Вестминстер аббатлыгында Менухин истәлегенә мемориаль концертында башкаралар. Алга таба Ибраһимова әйдәп баручы Британия һәм континенталь оркестрлар белән чыгыш ясый, Джанандреа Нозеда, Валерий Гергиев, Чарльз Маккеррас кебек дирижерлар белән эшли, Зальцбургта һәм Вербьерда музыкаль фестивальләрдә катнаша.
2007 елда Ибраһимованың беренче альбомы «Карл Амадей Хартманның барлык скрипкалы әсәрләре» чыга.
Алинә Ибраһимова, Швейцария миллиардеры Георг фон Опель тәкъдим иткән, 1775 елгы Венеция скрипка остасы Ансельмо Беллозио скрипкасында уйный[4].
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2015 елда музыка алдындагы хезмәтләре өчен Британия империясе Ордены кавалеры була[5].
- Патша Филармония Җәмгыятенең яшь артисты премиясе (2010);
- Эмили Андерсон премиясе (тарихта иң яшь җиңүче);
- Борлетти-Буитони фонды премиясе (2008)[6]
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2015 елда Ибрагимова язучы һәм классик музыка тәнкыйтьчесе Том Сервиска кияүгә чыга, аның белән ул «The Guardian» өчен интервью алганда таныша[7].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #132579197 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Российская скрипачка Ибрагимова награждена орденом Британской империи
- ↑ Российская скрипачка Ибрагимова награждена орденом Британской империи
- ↑ ABOUT. әлеге чыганактан 2021-02-24 архивланды. 30 April 2019 тикшерелгән.
- ↑ Российская скрипачка Ибрагимова награждена орденом Британской империи
- ↑ АЛИНА ИБРАГИМОВА, СКРИПКА, ВЕЛИКОБРИТАНИЯ
- ↑ EDITOR’S TEA: ALINA IBRAGIMOVA. 12 January 2018 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт 2021 елның 24 февраль көнендә архивланган. (ингл.)