Әкрам Вәлиев
Әкрам Вәлиев | |
---|---|
Туган | 17 апрель 1924 Азнакай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 10 август 1975 (51 яшь) Татарстан, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Азнакай районы |
Ватандашлыгы | СССР |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1945) |
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вәлиев Әкрам Искәндәр улы 1924 елның 18 апрелендә Илбәк авылында туа. 1934-1935 елларда Уфа балалар йортында тәрбияләнә. 7 сыйныфны тәмамлый, аннары Себергә күчеп китә.
1941 елда Кызыл Армиягә алынганчы Бүрәт-Монгол АССР приискында клуб мөдире булып эшли. 1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 341 нче укчы полкта бүлекчә командиры (10-нчы гвардияче армиянең 119-нчы гвардияче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Смоленск операциясендә (1943), Ленинград блокадасын өзүдә, Балтыйк буен азат итүдә катнаша. 1944 елның 4 августында Айвиексте елгасын (Латвия ССР) кичкәндә батырлык күрсәтә. 1946 елдан туган авылында колхозда эшли.
Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, мидәлләр белән бүләкләнә.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Туган авылында һәм Азнакай шәһәренең Геройлар Аллеясында аның бюстлары куелган. Туган авылында да, Азнакай шәһәрендә дә аның хөрмәтенә аталган урамнар бар[1]. 2014 елда Илбәктәге һәйкәл тулысынча район, авыл җитәкчелеге ярдәме белән яңартыла[2]. Шулай уҡ Улан-Удэның Җиңү проспектында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Бурятия сугышчылары истәлегенә куелган Мемориалда Әкрам Искәндәр улы Вәлиев портреты урын алачак[3]
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. Казань, 1963;
- Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокВАЛЕЕВ АКРАМ ИСКАНДЕРОВИЧ (1924-1975) ГЕРОЙ СОВЕТСКОГО СОЮЗА
не указан текст - ↑ В селе Ильбяково прошел вечер, посвященный герою Советского Союза Акраму Валиеву
- ↑ МЕМОРИАЛ ВОИНАМ БУРЯТИИ, archived from the original on 2020-10-21, retrieved 2019-06-19
- 17 апрель көнне туганнар
- 1924 елда туганнар
- Азнакай районында туганнар
- 10 август көнне вафатлар
- 1975 елда вафатлар
- Татарстанда вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Pages to import images to Wikidata
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары
- Күмәк хуҗалык җитәкчеләре
- Страницы с ошибками в примечаниях