Эчтәлеккә күчү

Тәйфук Абдул

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәйфук Абдул latin yazuında])
(Абдул Тәйфук битеннән юнәлтелде)
Тәйфук Абдул
Туу датасы 24 декабрь 1915(1915-12-24)
Туу урыны Таврия губернасы, Ялта өязе, Партенит авылы
Үлем датасы 18 март 1945(1945-03-18) (29 яшь)
Үлем урыны Алмания
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, майор
Җитәкчелек иткән укчы батальон командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены
I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены
[[commons:Category: Teyfuq Abdul Викиҗыентыкта|Тәйфук Абдул]] Викиҗыентыкта

Тәйфук Абдул, Тәйфук Абдул улы Абдул, (кырымтат. Teyfuq Abdul oğlu Abdul, Тейфукъ Абдул огълу Абдул, рус. Тейфу́к Абдулович Абду́ль (1915, Кырым1945, Алмания) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, Дала фронты 57нче армия 58нче гвардия укчы дивизиясе 175нче гвардия укчы полкының 2нче укчы батальоны командиры, Советлар Берлеге Каһарманы (1943), гвардия майоры (1945).

Тәйфук Абдул

1915 елның 11 (24 декабрь) декабренда Таврия губернасы Ялта өязе (хәзерге Кырымның Алушта районы) Партенит (1945-1962 елларда Фрунзенское) авылында (1965 елдан бистә) туган. Кырым татары. Әтисе — Абдул Эмирусеинов, әнисе — Айше Топчи. Гаиләдә алты бала (Тәйфук, аның энесе Мостафа Бөек Ватан сугышында һәлак була). Партенитта җидееллык мәктәпне, Ялтада педагогия техникумын (1935), 1939 елда М. В. Фрунзе исемендәге Кырым педагогия институтын (1999 елдан — В. И. Вернадский исемендәге Таврия милли университеты (ТМУ), 2014 елдан Кырым федераль университеты составында (РФ), ТМУ эшен Киевта дәвам итә (Украина)) тәмамлаган.
1937 елдан Украина ССР Кырым өлкәсе Алушта районы Ускут (Приветное), Коры Үзән (Солнечногорское) мәктәпләрендә укыта, аннан соң мәктәп мөдире, Алушта районы мәгариф бүлегенең мәктәпләр буенча инспекторы булып эшли. Гаиләсе: 1943 елда өйләнешкән хатыны Мария Степан кызы Кочкина, гвардия медицина лейтенанты, әтисен бер дә күрмәгән улы Юрий.
1939 елдан хәрби хезмәттә. Орлов шәһәрендәге хәрби пехота укуханәсен (1941), «Выстрел» курсларын (1942) тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышында

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның июненнән Көнбатыш, Дон, Дала, Көньяк-Көнбатыш фронтларда сугышта катнаша. 1941 елда Смоленск һәм Мәскәү янында ике тапкыр, 1942 елның декабрендә Сталинград янында өченче тапкыр, 1943 елның октябрендә дүртенче тапкыр каты яралана.
1941 елның ахырында Дала фронты 57нче армия 58нче гвардия укчы дивизиясе 175нче гвардия укчы полкының 2нче укчы батальоны командиры итеп билгеләнә.
1943 елның 26 сентябрендә гвардия капитаны Тәйфук Абдул җитәкчелегендә укчы батальон Днепрны кичә һәм Верхнеднепровск шәһәре янындагы плацдармны кулга төшерә. Дошманның хәрби көчләре һәм техникасы зур югалту кичерә.
1943 елның 20 декабрендә Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
1945 елның 18 мартында Гротткау шәһәре янындагы Обер авылында разведка вакытында һәлак була. Львов шәһәренең Дан калкулыгында җирләнә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Герои Советского Союза. М., 1987.
  3. Звезды немеркнущей славы. Симферополь, 1984.