Александр Алга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Алга latin yazuında])
Александр Алга
Туган 27 ноябрь 1913(1913-11-27)
Күшки-Яңа Тимбай, Тәтеш районы, Татарстан АССР
Үлгән 15 июнь 1977(1977-06-15) (63 яшь)
Чабаксар, РСФСР, СССР
Күмү урыны Чебоксарское кладбище № 1[d]
Әлма-матер И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, тәнкыйтьче, язучы
Эш бирүче Ялав (журнал)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Александр Егорович Алга (1936 елга кадәр фамилиясе Бачков була, 1913-1977) — чуаш шагыйре,прозаик, драматург, әдәби тәрҗемәче, тәнкыйтьче.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сембер губернасы Буа өязе Күшки-Яңа Тимбай (хәзерге Татарстанның Тәтеш районына карый) авылында 1913 елның 27 ноябрендә туа.

Башта авыл мәктәбендә укый, аннары балалар йортына күчерелә. Казан Чуаш техникумында, Чуаш педагогика институтында белем ала.

Кызыл Армия, Цивильск районнары мәктәпләрендә чуваш теле һәм әдәбияты укыта, Ядрин педагогия училищесында эшли.

1938 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

1939 елның ноябрендә РККА-га хәрби хезмәткә алына. Көнбатыш Украинада хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыш 1941 елның 22 июнендә башлана. Чик буе оборона сугышларында катнаша. 1941 елның 30 июнендә Львов шәһәре тирәсендә баш һәм кулларына яралана һәм госпитальгә озатыла. 1943 елның февраленнән взвод командиры һәм 43 нче аерым инженер-сапер батальонында рота командиры булып хезмәт итә. Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша. 1944 елның апрелендә Тернополь шәһәре тирәсендә икенче тапкыр яралана. Сугышны өлкән лейтенант итеп тәмамлый.

Әдәби эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң «Ялав» журналында мөхәррир булып эшли, Чуваш язучылар берлеге рәисе, РСФСР Язучылар берлеге секретаре була.

1963-1967 елларда-Чуваш АССР Югары Советы депутаты.

1977 елның 15 июнендә Чабаксарда вафат була. Чабаксар шәһәренең 1 нче зиратында җирләнгән.

Иҗади эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләр матбугатта 1931 елда барлыкка килә. Александр Егорович Алга шигърияттә дә, прозада да иҗат итә, тәрҗемә итә, тәнкыйтьли.

Басылган китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хĕвеллĕ ир» (Стихи, 1940);
  • «Тăватă çулталăк» (1947);
  • «Сăвăсемпе поэмăсем» (1948);
  • «Юлташпа юнашар» ( 1955);
  • «Хамăр ялсем» (поэма, 1956);
  • «Легендăсем» (1960);
  • «Çамрăксем» (1961);
  • «Пурнăçпа вилĕм» (1966);
  • «Хĕçпе çурла» (роман, 1968, 1973);
  • «Хурама та хурăн» (повесть, 1979);
  • «Мои земляки» (Ман тăвансем, русча поэма, 1959);
  • «Вязы да березы» (Хурамасемпе хурăнсем, русча повесть 1965).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Чăваш литературин антологийĕ», составители: Д. В. Гордеев, Ю. А. Силэм. Чебоксары, 2003. ISBN 5-7670-1279-2 .