Александр Долуханян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Долуханян latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Долуханян
Туган 1 июнь 1910(1910-06-01)
Тбилиси, Русия империясе
Үлгән 15 гыйнвар 1968(1968-01-15)[1] (57 яшь)
Мәскәү, СССР
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d]
Һөнәре көйязар, пиянис

Александр Долуханян (1 июнь 1910 ел15 гыйнвар 1968 ел) — СССР композиторы. Әрмән ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1958).[2]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алекса́ндр Па́влович Долуханя́н (Долуханов) 1910 елның 1 июнендә Русия империясенең Тифлис (хәзер Тбилиси) шәһәрендә юрист гаиләсендә туган. «Пожар» дип аталган беренче композициясен 5 яшендә яза.

1928 елда Тифлис консерваториясенең Т. И. Тер-Степанова алып барган фортепиано  классын тәмамлый, бер үк вакытта С. В. Бархударянда композиция буенча шөгыльләнә.

1932 елда Ленинград консерваториясен (С. И. Савшинскийның фортепиано классы) тәмамлый, шунда ук аспирантурада укый (1932—1935). 19371939 елларда — Ереван консерваториясенең фортепиано классы укытучысы һәм камера ансамбле җитәкчесе, шулай ук филармония солисты. Әрмәнстан буйлап бик күп фольклор экспедицияләрендә катнаша, 200дән артык халык җырын язып ала. Павел Лисициан белән ансамбльдә күп концертлар бирә. 

1940 елда Мәскәүгә күчеп, Долуханян Мәскәү консерваториясендә Николай Мясковский җитәкчелегендә үзенең композиторлык осталыгын арттыра. Бөек Ватан сугышы елларында фронт концерт бригадаларында даими чыгыш ясый. 

Сугыштан соң Александр Павлович композитор һәм пианист буларак киң иҗади эшчәнлеген җәелдерә. Аның фортепиано белән оркестр өчен концертлары, «Конкурс красоты» опереттасы киң билгеле.

Долуханян ижатында җырлар төп урынны били. Композиторның хәрби тематикага язылган җырлары лиризм, тирән эчтәлек һәм югары патриотик хис белән сугарылган, аларны профессиональ ансамбльләр дә, һәвәскәрләр дә башкара. Мәсәлән, «У нас в подразделении» дигән җыры совет җырлары арасында классикага әйләнгән. Композитор рус темаларына романслар, драматик спектакльләргә һәм радиопостановкаларга музыка яза. Шулай ук җырчы Ирма Яунзем белән тыгыз хезмәттәшлектә әрмән, венгр, болгар, чех, корей һәм вьетнам халык җырларын эшкәртә һәм яздыра. Советлар Союзында һәм чит илләрдә (Иран, Финляндия) гастрольдә була.

Долуханян яшь җырчыларга һәм авторларга зур ярдәм күрсәтә, алар аны яхшы кеше, олы дус һәм иптәш итеп искә ала. Хатыны Зара Долуханованың иҗади үсешендә зур роль уйный. Җырчы хатирәләре буенча, Александр Павлович «вокаль-технологик сорауларда бик компетентлы, үз эшенең остасы булган, эрудит, һәрчак үзенең хаклы булуына ышанган киң масштаблы музыкант» була.

Композитор 1968 елның 15 гыйнварында Мәскәүдә юл-транспорт фаҗигасендә һәлак була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • оперетта:
    • Конкурс красоты, Мәскәү оперетта театры, 1967
  • кантаталары:
    • Герои Севастополя, Н. Доризо сүзләренә, 1948
    • Дорогой Ленина, И.Морозов сүзләренә, 1966
  • оркестр өчен:
    • Праздничная симфония, 1950
    • Армянское каприччио, 1952
  • фортепиано белән оркестр өчен:
    • концерт, 1947
    • концерт, 1954
  • эстрада оркестры өчен:
    • Танцевальная сюита, 1950
  • тавыш һәм оркестр өчен:
    • Саят-Нова сүзләренә җырлар циклы 
  • фортепиано өчен:
    • Детская сюита, 1955
  • скрипка өчен, виолончель өчен, торба өчен пьесалар
  • А. Пушкин, Л. Украинка, В. Терян, А. Исаакян сүзләренә романслар

Иң билгеле җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Байкальская красота (М. Лисянский), А. В. Александров исемендәге Кызыл Армия җыр һәм бию ансамбле башк.
  • Бульвары (С. Островой),  Капитолина Лазаренко башк. 
  • В Ростове-на-Дону (Н. Доризо),  Юрий Ельников һәм Вячеслав Годунов башк.
  • Весной грустить нельзя (А. Пришелец),  Алексей Усманов башк.
  • Горит черноморское солнце (М. Лисянский),  Владислав Пьявко, Иван Суржиков, А. В. Александров исемендәге Кызыл Армия җыр һәм бию ансамбле башк., солист Иван Диденко 
  • Город-солдат (А. Пришелец), Ян Кратов башк.
  • Девушка (Л. Некрасова),  Владимир Канделаки башк.
  • Девушку чайкой зовут (М. Лисянский), Мөслим Магомаев башк.
  • Дивный город (М. Лисянский),  Юрий Гуляев башк.
  • Дорогим москвичам (Л. Некрасова),  Раиса Неменова һәм Иосиф Кобзон башк.
  • Дунай голубой (С. Смирнов),  Артур Эйзен, Владимир Нечаев, Георг Отс, Иосиф Кобзон башк.
  • Ереванский вечер (А. Граши),  Сергей Лемешев башк.
  • Если петь нам о Родине (В. Семернин), В. Попов исемендәге Зур балалар хоры башк. 
  • Застольная (Г. Регистан),  Владимир Канделаки башк.
  • И мы в то время будем жить (М. Лисянский), Павел Лисициан башк.
  • Каблучки (И. Шаферан),  Гелена Великанова башк.
  • Кактус (Н. Доризо),  Юрий Гуляев башк.
  • Колыбельная (Ю. Каменецкий), Юрий Гуляев башк.
  • Корабелы (М. Лисянский),  Иосиф Кобзон башк.
  • Ленинский век (В. Пухначёв),  Артур Эйзен башк.
  • Любимую землю… (М. Лисянский),  Павел Лисициан башк.
  • Манит сень акаций (Г. Регистан), Анатолий Соболев һәм Борис Кузнецов, Тамара Кравцова башк.
  • Маньяна ( Л. Ошанин), Мөслим Магомаев башк.
  • Морская душа (М. Лисянский),  Александр Розум башк.
  • Моя Родина (М. Лисянский), Павел Лисициан, Дмитрий Гнатюк башк.
  • На базаре (Л. Некрасова), Владимир Канделаки башк. 
  • Ночью лунною (Г. Регистан),  Анатолий Соболев һәм Борис Кузнецов башк.
  • Ой ты, рожь (А. Пришелец), Владимир Нечаев, Геннадий Каменный, Олег Анофриев, Галина Егорова, Гелена Великанова, Алибек Днишев, А. В. Александров исемендәге Кызыл Армия җыр һәм бию ансамбле, солист Евгений Беляев, башк.
  • Офицерские жёны (Е. Долматовский), Майя Кристалинская башк.
  • Парень хороший (Л. Некрасова), Владимир Бунчиков һәм Владимир Нечаев, А. В. Александров исемендәге Кыҙыл Армия җыр һәм бию ансамбле, солист Иван Букреев, башк. 
  • Первая любовь (Л. Некрасова), Сергей Лемешев башк.
  • Песенка почтальона (Г. Регистан), Владимир Канделаки башк.
  • Песня боевых друзей (Л. Некрасова), Владимир Бунчиков һәм Владимир Нечаев башк.
  • Песня болгарских школьников (Н. Треандо), Гелена Великанова башк.
  • Песня матери (А. Афиногенов),  Гелена Великанова башк.
  • Песня неудачника (И. Шаферан), Иван Суржиков башк.
  • Песня о первом пионерском отряде (С. Рунге), В. Попов исемендәге Зур балалар хоры башк. 
  • Песня о шофёре (А. Грамши),  Нина Поставничева башк.
  • По космосу пешком (И. Морозов), Людмила Зыкина башҡ.
  • По меньшей мере (М. Лисянский), А. В. Александров исемендәге Кызыл Армия җыр һәм бию ансамбле, солист Иван Букреев, башк.
  • Под волною (М. Лисянский), А. В. Александров исемендәге Кызыл Армия җыр һәм бию ансамбле, солист Иван Букреев, башк. 
  • Пой, солдат (Л. Некрасова),  А. В. Александров исемендәге Кыҙыл Армия җыр һәм бию ансамбле, солист Евгений Беляев, башк. 
  • Разиня блоха (народная), Тамара Стрелкова башк.
  • Рязанские мадонны (А. Поперечный), Людмила Зыкина башк.
  • Снова нет (Г. Ходосов),  Капитолина Лазаренко башк.
  • Солдатские прибаутки (Г. Ходосов),  А. В. Александров исемендәге Кызыл Армия җыр һәм бию ансамбле, солистлар Евгений Беляев һәм Вадим Русланов, башк.
  • Солдатское сердце (М. Лисянский), Владимир Бунчиков башк.
  • Соловьиные ночи (Н. Доризо), Лариса Авдеева башк.
  • Твой отец (Н. Доризо), Владимир Трошин, Людмила Зыкина, Эдита Пьеха башк.
  • Твоя любовь (М. Лисянский), Эдуард Хиль, Эмиль Горовец башк.
  • Торро и торреро (Л. Ошанин),  Мөслим Магомаев башк.
  • Ты — любимая (Г. Ходосов),  Пётр Киричек башк.
  • Ты у нас одна (М. Лисянский),  А. В. Александров исемендәге Кызыл Армия җыр һәм бию ансамбле, солист Василий Штефуца, башк. 
  • У нас в подразделении (Л. Некрасова), А. В. Александров исемендәге Кызыл Армия җыр һәм бию ансамбле, солист Иван Букреев, башк.
  • Учитель (Л. Ошанин), Владимир Трошин башк. 
  • Что такое любовь (М. Лисянский), Клавдия Шульженко башк.
  • Я себя не мыслю без России (М. Лисянский),  Артур Эйзен башк.
  • Я себя не мыслю без России (М. Лисянский), Иосиф Кобзон башк.
  • Ярославская сторонка (М. Лисянский),  Владимир Бунчиков һәм Владимир Нечаев башк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Музыкальная энциклопедия в 6 тт., 1973-1982

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.