Александр Малов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Малов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Малов
А.Малов.jpg
Туган телдә исем Александр Михаил улы Малов
Туган 2 октябрь 1926(1926-10-02) (93 яшь)
Кайбыч районы Мәлки авылы
Милләт татар
Һөнәре журналист

Александр Малов (Малов Александр Михаил улы; 02.10.1926; ТАССРның Кайбыч районы Мәлки авылы) – журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.[1] Журналистлар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Малов Александр Михаил улы 1926 елның 02 октябрендә ТАССРның Кайбыч районы Мәлки авылында керәшен татарлары гаиләсендә туган.

Александр Малов 1942 елдан Бөек Ватан сугышында разведка бронетранспортерында механик-йөртүче вазифаларын башкара, Берлиннан алып Прагага кадәр барып җитә.[2]

1952 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. 1952 елдан бирле өлкә массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куя.

“Сталинское знамя”, “Комсомолец Татарии”, “Советская Татария” басмаларында эшли. ТАССРның Министрлар советы каршындагы радиотапшырулар комитетында башта сәнәгать, аннан аннан соң иҗтимагый-сәяси тапшыруларның баш мөхәррире буларак хезмәт куя.[3] Нефтьчеләр өчен фәнни рекомендацияләр яза, китаплар бастыра. Бүгенге көндә язучының 10 китабы бастырылган.[4]

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

III дәрәҗәдәге Дан ордены, I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены кавалеры, “Берлинны алу өчен”, “Праганы азат итү өчен” медальләре иясе. Гурий святителе исемендәге медаль иясе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]