Алексей Фаворский (1860)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Фаворский (1860) latin yazuında])
Алексей Фаворский
Туган 20 февраль (3 март) 1860
Павлово, Горбатов өязе, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 август 1945(1945-08-08) (85 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Күмү урыны Волков зираты[d]
Яшәгән урын Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре химик, уйлап табучы
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты

 Алексей Фаворский Викиҗыентыкта

Алексей Евграфович Фаворский (1860 елның 20 феврале (3 марты), Павлово, Нижгар губернасы, Россия империясе1945 елның 8 августы, Ленинград, ССРБ) — рус, совет химик-органигы. Хакыйкый дәүләт киңәшчесе (1910—1917), Социалистик Хезмәт Каһарманы, беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Фаворский 1860 елның 20 февралендә (3 мартныда) Павлово авылында (хәзер Түбән Новгород өлкәсендә шәһәр) туа. Әтисе — Евграф Андреевич Фаворский (1821—1876), рухани.

Түбән Новгород һәм Вологда гимназияләрендә урта белем ала. 1878 елда Санкт-Петербург Император университетының физика-математика факультетының табигый бүлегенә укырга керә. Университетны 1882 елда кандидат дәрәҗәсе белән тәмамлый. 4 нче курс студенты буларак һәм курсны тәмамлагач, университетның химия лабораториясендә Александр Бутлеров бүлегендә эшли. Университет лабораториясендә эшләвен дәвам итеп, 1883 елның мартында 1 нче Санкт-Петербург реаль училищесына лаборант булып керә. Анда шулай ук 1885 елның апреленнән 1886 елның сентябренә кадәр физика укыта. 1886 елда университетның техник лабораториясендә лаборант урынын ала.

1891 елда химия магистры дәрәҗәсенә диссертация яклый, шул ук елда аңа физика һәм математика факультетында приват-доцент сыйфатында аналитик химияне укыту йөкләнә. 1895 елда химия докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1896 елда Санкт-Петербург университетында технология һәм техник химия кафедрасын ала. Шулай ук Санкт-Петербург технология институтында (1897—1910) һәм Югары хатын-кызлар курсларында (1900—1918) укыта.

1910 елның 1 гыйнварыннан хакыйкый дәүләт киңәшчесе. Аңа II дәрәҗә Изге Станислав (1903), II дәрәҗә Изге Анна (1906), IIII дәрәҗә Изге Владимир (1914) орденнары бирелә[1].

Шулай ук Дәүләт гамәли химия институтында (1919—1945) һәм Ленинград химия-технология институтында (1922—1934) эшли. 1934 елда аның инициативасы белән төзелгән ССРБ Фәннәр академиясенең органик химия институтының беренче директоры була (1938 елга кадәр).

1901—1930 елларда «Рус физика-химия җәмгыяте журналы», 1931—1945 елларда — ССРБ Фәннәр академиясенең «Гомуми химия журналы» редакторы була.

1945 елның 8 августында вафат була. Санкт-Петербургта Волков православие зиратында җирләнгән[2].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче хатыны — Наталья Павловна Дубровина (1863—1908).
  • Улы — Евграф, скарлатинадан 1 ел һәм 10 айда үлә.
  • Беренче никахтан кызы — Татьяна Алексеевна Фаворская (1890, Санкт-Петербург — 1986, Ленинград), Ленинград дәүләт университеты профессоры, химия фәннәре докторы.
  • Икенче хатыны — Мария Маркеловна Домброва.
  • Улы — Алексей (01.03.1914)[3]. Хатыны — Ольга Михайловна Римская-Корсакова (Николай Римский-Корсаков оныгы).
  • Кызы — Марина (25.01.1912—? )[4].
  • Кызы — Ирина. Ире Никита Домнин, химия галиме, Ленинград дәүләт университеты ректоры.
  • Оныгы — Иван Никитич Домнин, химик-профессор.
  • Оныгы — Мария Никитична Киселёва (Домнина), фәннәр кандидаты.
  • Оныгы — Игорь Алексеевич (1939—1990) (Алексей Алексеевич Фаворскийның улы), физик-теоретик, физика-математика фәннәре докторы, СПбДУ физика факультетының статистик физика кафедрасы доценты.
  • Оныгы — Ольга Фаворская (28.08.1974) (Игорь Алексеевич Фаворскийның кызы), эстрада җырчысы.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • II дәрәҗә Изге Станислав ордены (1903)
  • II дәрәҗә Изге Анна ордены (1906)
  • IIII дәрәҗә Изге Владимир ордены (1914)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Почта конверты. ССРБ, 1979 ел
  • Санкт-Петербургта 1975 елдан башлап Фаворский урамы бар.
  • Санкт-Петербургның Университетская набережная, 7/9 урамында урнашкан Менделеевск үзәге бинасында 1995 елда мемориаль такта ачыла.
  • Павловода Фаворский урамы бар, анда һәйкәл куелган.
  • 2000 елда Фаворский исеме РФА Себер бүлегенең Иркутск химия институтына бирелә.
  • Иркутскида Фаворский урамы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фаворский Алексей Евграфович // Список гражданским чинам IV класса. Ч. 2. Исправлен по 1-е марта 1914 года. — С. 1803.
  2. Могила А. Е. Фаворского на Волковском кладбище в Санкт-Петербурге
  3. Метрическая книга... церкви при С.-Петербургском университете... на 1914 год // ЦГИА СПб. Ф. 19, оп. 127, д. 3006, л. 1а.
  4. Метрическая книга... церкви при С.-Петербургском университете... на 1912 год // ЦГИА СПб. Ф. 19, оп. 127, д. 2674, л. 2

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фаворские. Жизнь семьи университетского профессора. 1890—1953. Воспоминания / Т. А. Фаворская. — СПб.: Санкт-Петербургский государственный университет, 2019.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә  Алексей Фаворский (1860)