Антанас Сметона
| Антанас Сметона | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | литв. Antanas Smetona |
| Туган | 10 август 1874 Ужуленис, Вилькомир өязе, Ковно губернасы, Русия империясе |
| Үлгән | 9 гыйнвар 1944 (69 яшь) Кливленд, Огайо, АКШ |
| Үлем сәбәбе | янгын[d] |
| Күмү урыны | All Souls Cemetery[d][1] |
| Ватандашлыгы | Россия империясе Литва |
| Әлма-матер | Мүнхен университеты[d], Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Academia Petrina[d] |
| Һөнәре | сәясәтче |
| Эш бирүче | Вилнүс университеты[d] һәм Университет Витовта Великого[d] |
| Сәяси фирка | Литва милләтчеләре берлеге[d] |
| Җефет | Sofija Smetonienė[d] |
Антанас Сметона (литв. Antanas Smetona; 10 август 1874 — 9 гыйнвар 1944) — Литва дәүләт эшлеклесе, Литва президенты (1919—1920, 1926—1940).
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Антанас Сметона Ковно губернасы Вилькомир өязе Ужуленис авылында (хәзер Литваның Укмерге районына карый) туган. Башлангыч мәктәпне Тауенайда, прогимназияне 1893 елда Палангада тәмамлый; шул ук елда Митава гимназиясенә укырга керә. 1896 елда, литва милләтчеләре оешмасында катнашуы сәбәпле, гимназиядән чыгарыла. 1897 елда Санкт-Петербург шәһәрендә гимназияне тәмамлый һәм Петербург университының юридик факультетына укырга керә. Ике тапкыр университеттан чыгарылса да, ул аны 1902 елда тәмамлый.
1902—1907 елларда — Литва демократик партиясе әгъзасы, 1907—1915 елларда журналистик эшчәнлек белән шөгыльләнә. Беренче Бөтендөнья сугышка вакытында — Литвада сугыштан зарар күргәннәргә булышу җәмгыяте рәисе. 1917—1919 елларда — Литва Советы рәисе; 1918 елның 16 февралендә Литваның бәйсезлеген игълан итә.
1919—1920 елларда — Литваның беренче президенты. Аннан соң Милли прогрессы партиясе (Tautos Pažangos Partija) җитәкчесе, «Литва милләтчеләре берлеге» оештыручылаыннан берсе.
1926 елда хәрби түнтәрелеш ясый һәм Литва президенты булып сайланыла; 1931 һәм 1938 елларда яңадан сайланыла.
Эмиграция
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1940 елның 14 июлендә, ССРБ Литвага ультиматум куйганнан соң, Сметона президент вәкаләтләрен Антанас Меркиска тапшыра, ә үзе гаилә белән Алманияга, ә аннан соң Швейцариягә качып китә. Соңгы көннәрне Америкада үткәргән.
1944 елның 9 гыйнварында АКШтагы Кливленд шәһәрендә янгында вафат була.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1918 ел, Сметона уртасында утыра
- Вилнүс шәһәрендә мемориаль тактасы
- 1938 елдагы 10 лит монетасында Сметона
- Карикатура, 1940 ел
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Find A Grave — 1996.
| Президентлар (1919―1940) | Сметона • Стульгинскис • Гринюс • Стаугайтис (в.б.) • Стульгинскис • Сметона • Меркис (в.б.) • Палецкис (в.б.) • Жямайтис (в.б.) |
|---|---|
| Литва КП беренче секретарьлары | Снечкус • Гришкявичюс • Сонгайла • Бразаускас |
| Президентлар (1990 елдан) | = Ландсбергис • Бразаускас • Адамкус • Паксас • Паулаускас (в.б.) • Адамкус • Грибаускайте • Науседа |