Антонина Заяц

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антонина Заяц latin yazuında])
Антонина Заяц
Туган телдә исем Заяц Антонина Николаевна
Туган 27 август 1953(1953-08-27) (70 яшь)
Иваново шәһәре
Һөнәре актёр
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының халык артисты (2008), Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1992)

Антонина Заяц (27 август 1953 ел) — курчаклар уйнатучы уенчы. Башкортстан Республикасының халык (2008) һәм атказанган (1992) артисты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антонина Николаевна Заяц 1953 елның 27 августында Иваново шәһәрендә туган.

1978 елда Горьковское театр училищесын тәмамлаганнан соң (Ю. М. Копылов курсы), Башкорт дәүләт курчак театрында актер булып эшли.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актерга төрле курчаклар белән оста уйнау, ачык үзенчәлеклелек, музыкаль сәләт хас.

Төп рольләре:

  • Тәвә кошы баласы («Мин — чеби, син — чеби» — «Я — цыпленок, ты — цыпленок»,Г. Д. Усач һəм Е. П. Чеповецкий; дебют, 1978);
  • Чита («Һинд легендасы» — «Индийская легенда», «Рамаяна» поэмасы буенча Н. Р. Гусева һәм С. И. Потабенко спектакле);
  • Беренче хатын («Илаһи комедия» — «Божественная комедия», И. В. Шток);
  • Галимә — «Кара йөзләр», М. Гафури;
  • Афродита — «Ташлама утны, Прометей!», М. Кәрим;
  • Төлке — «Чүллек өстендә йолдыз», А. Экзюпери;
  • Кәҗә — «Песи йорты», С. Маршак;
  • Хемуля — «Про Муми-дом и всех, кто в нем», А. Баранов;
  • Тавык — «Төлке баласы хәйләкәр булырга теләми»;

А. С. Волков, Ю. В. Заяц белән бергә «Самавыр» күчмә курчак театры оештыра (1996, 2008 елдан алып «Ал чәчкә» дип атала), анда «Могҗизалы балдак» — «Волшебное кольцо» спектаклендә (Б. В. Шергинның шул ук исемле әкияте буенча) Мамка, Песи, Эт рольләрен башкара. Бөтенрәсәй курчак театрларының «Муравейник» фестивале лауреаты, Иваново, 1997

Халыкара университет театрлары (Кукута шәһәре) һәм яшьләр театрлары (Меситас шәһәре) фестивальләре дипломанты; икесе дә — Колумбия, 1999].

Курчак театры сәхнәсендә И. Р. Әлмөхәмәтовның «Бәләкәй гном» (2001), Н. В. Гернетның «Фил баласы» («Слоненок»; 2004) спектакльләрен куя.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]