Курчак театры (Уфа)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Курчак театры (Уфа) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Уфа
курчак театры
Г.Уфа Кукольный театр - panoramio.jpg
Урынлашу 450055 Уфа, Октябрь пр., 158
Нигезләнгән 1932
teatrkukol-ufa.ru
Курчак театры бинасы

Уфа курчак театры, 1937 елдан Башкорт дәүләт курчак театры (рус. Башкирский театр кукол, баш. Башҡорт дәүләт ҡурсаҡ театры) — 1932 елдан Уфада иҗат итүче сәнгать коллективы (театр). Башкортстанның өлкән театрларыннан берсе. Г. Сәлам (1978) һәм халыкара Җ. Неру исемендәге (1988) премияләр лауреаты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 5 февралендә Уфа курчак театры оештырыла (1937 елдан — Башкорт дәүләт курчак театры). Театр эшен төрле вакытлы мәйданчыкларда уйнап башлый. Беренче директоры һәм режиссёры — М. Н. Елгаштина. Беренче куйган спектакле — «Шалкан турында әкият» (рус. Сказка про репку)[1]. Театрда рус (1932) һәм башкорт (1933) труппалары оештырыла. Рус труппасында А. Пентегова, Т. Постникова, М. Артемьева, Г. Зорин, Л. Визарова; Г. Мансурова җитәкчелегендәге күчмә башкорт труппасында Р. Вәлиева, М. Хәмзина, Х. Хәмзин, С. Әхтәмова, М. Мөстәкыймов һ. б. эшли. Репертуарда агитация-пропаганда пьесалары өстенлек итә: «Негр баласы Том» (Ю. А. Гауш, Б. Павловский), «Санитар бригадасы», «Ленин янына», «Марфушка әлифбасы», «Язгы чәчү», «Петрушка — физкультурник», «Петрушка ялда» миниатюралары (барысы да — М. Н. Елгаштина әсәре). Директор В. Сидурин вакытында театрга Уфа шәһәре пионерлар йортының подвалыннан урын бирелә.

Сугыш вакытында ир-ат артистлар фронтка алына, ике төркем берләшеп эшли. Театр бригадалары фронтларда һәм госпитальләрдә сатирик спектакльләр күрсәтә, мәсәлән, 1944 елда Карелия фронтында эшли. Театр, илдә беренчеләрдән булып, репертуарына өлкәннәр өчен булган тамашаларны кертә: «Ак пароход» (Чыңгыз Айтматов), «Ташлама утны, Прометей!», «Диктаторга ат бирегез» (Мостай Кәрим), «Кара йөзләр» (Мәҗит Гафури), «Шайтан тегермәне», «Илаһи комедия» (икесе дә — И. Шток), «Без дә төшеп калганнардан түгел» (Лек Вәлиев), «Әлдермештән Әлмәндәр» (Туфан Миңнуллин).

Сугыштан соң театрда рәссамнар А. Стобов, ирле-хатынлы М. Я. һәм В. Ф. Волковлар, режиссёр И. Арнгольд эшли. 1976 елда театр хәзерге бинага күчә. Башкорт балалар драматургиясен булдыру өчен төрле халыклар фольклорына мөрәҗәгать итәләр: «Үлмәсбай», «Хуҗа Насретдин» һ. б. 19911994 елларда һәм 2011 елдан театрның баш режиссеры — Айрат Әкрәм улы Әхмәтшин. Театр директоры — Альберт Альфрит улы Имаметдинов[2].

Хәзерге вакытта театрда махсус сәнгать алымнары (маска, тантамореска, трансформация, «кара кабинет»), төрле курчаклар (марионетка, перчаткалы, бөтен буена) кулланыла. Сәхнә бизәлеше һәм курчаклар ясау өстендә Байбурин, Н. Х. Бирюкова, А. С. Волков эшли; музыка өчен Н. Ә. Даутов, Миролюбов, А. М. Нәбиев, С. Р. Сәлмәнов җавап бирә. Театрда яшь буын артистлар Артем Сәмигуллин, Эмиль Латыйпов, Нино Церцвадзе, Сергей Булка, Кристина Вәлиева, Райлә Гыйззәтуллина өлкән буын артистлар Айрат Әхмәтшин, Антонина Заяц, Рамилә Кобагышева, Миңлегаян Сафина, Виктория Щербакова, Ольга Шәрәфетдинова, Ольга Дудка, Альбина Шумячер, Фатиха Дәүләттбаевадан осталыкка өйрәнә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1978Г. Сәләм исемендәге премия«1976-1978 еллардагы репертуар өчен»
  • 1988 — Дж. Неру исемендәге халыкара премия — «ССРБ—Һиндстан арасындагы дуслыкны ныгытуга керткән өлеше өчен»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Курчак театры. Башкорт белешмәлеге
  2. Башкирский театр кукол. Культурный мир БР