Анук Эме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анук Эме latin yazuında])
Анук Эме
Anouk Aimée
Фото
Анук Эме. Канн. 2007
Туган исеме:

фр. Nicole Françoise Florence Dreyfus

Туган көне:

27 апрель 1932(1932-04-27) (92 яшь)

Туу җире:

Франция, Париж

Гражданлыгы:

Франция Франция

Һөнәр:

киноактриса

Карьера:

1947х. в.

IMDb:

ID 0000733

Анук Эме (фр. Nicole Françoise Florence Dreyfus, Anouk Aimée, 1932 елның 27 апреле, Франция, Париж) — француз кино актрисасы. Канн фестивале лауреаты (1980). Тамашачыга Клод Лелушның «Ир-ат һәм хатын-кыз» фильмындагы Хатын-кыз роле аша танылу алган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 27 апрелендә актерлар Анри Дрейфус һәм Женевьева Сорейя гаиләсендә туган. Кечкенәдән балерина булырга хыялланган. Bauer-Therond драма мәктәбендә актерлык осталыгына һәм биюгә өйрәнгән.

14 яшьтән картиналарда төшә башлый. Танылу француз режиссеры Жак Беккерның «Montparnasse 19» (Les Amants de Montparnasse) (тат. Монпарнас, 19; Монпарнастан гашыйклар) фильмында Жанна Эбютерн ролен уйнаганнан соң килә.

Актрисаны режиссер Федерико Феллини үзе куйган «La Dolce Vita» (тат. Татлы тормыш, 1960), «Otto e mezzo» (тат. Сигез ярым, 1963)[1] фильмнарында уйнарга чакыра.

1961 елда француз режиссеры Жак Деминың «Лола» музыкаль фильмында баш рольне уйный.

1966 елда француз режиссеры Клод Лелушның «Un homme et une femme» (тат. Ир-ат һәм хатын-кыз) фильмындагы Хатын-кыз (Анна Готье) роле аша танылу алган[2]. Әлеге роле өчен 1966 елда «Драма – иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Алтын глобус» премиясенә лаек була. 1967 елда «Иң яхшы актриса» номинациясендә Оскар премиясенә тәкъдим ителә.

19691975 елларда кинога төшми тора.

1980 елда итальян режиссеры Марко Беллоккьоның «Salto nel vuoto» (тат. Бушлыкка сикерү) фильмында башкарган Марта Понтичелли роле өчен Канн кинофестивале призына лаек була.

2002 елда Сезар премиясе бирелә.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире (1949—1950 елларда) — Эдуард Зиммерманн.
Икенче ире (1951—1954 елларда) — Никос Папатакис.
Өченче ире (1966—1969 елларда) — француз актёры Пьер Бару.
Дүртенче ире (1970—1978 елларда) — инглиз актёры Альберт Финни.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Апрельдә кабынган йолдызлар. Анук Эме. «Сөембикә», 2017 ел, апрель, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]