Артемий Павлов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артемий Павлов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Артемий Павлов
Туган 21 июнь (3 июль) 1891
Кычино[d], Глазау өязе, Нократ губернасы, Русия империясе
Үлгән 19 февраль 1972(1972-02-19) (80 яшь)
Ижау, РСФСҖ, ССҖБ
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Кызыл Йолдыз ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Артемий Павлов (21 июнь [3 июль1891, Кычино, Глазов өязе, Вәтке губернасы, Рәсәй империясе[1]19 февраль 1972, Ижау, Удмурт АССР, ССРБ) — удмурт совет дәүләт эшлеклесе, Беренче бөтендөнья һәм Рәсәй ватандашлар сугышларында катнашучы.

Казан коммунистик университетында (1925-1927), Ленинград югары авыл хуҗалыгы мәктәбе крашындагы машин-трактор стансасы директорлары курсларында (1935-1937) укыган. Глазов авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү бүлеге мөдире, Вот өлкә авыл хуҗалыгы, кредит һәм кустар кооперациясе берлеге бүлеге мөдире, «Коопхлеб» оешмасы Глазов идарәсе рәисе, Балезино, Кез машина-трактор стансалары директоры (1928-1936), Глазов район шурасы башкарма комитеты рәисе (1937), печән чабу ат стансасы директоры (Улан-Батор, Монголия) (1937), Глазов район шурасы башкарма комитеты рәисе (1938), Удмурт АССР халык комиссарлары шурасы икенче урынбасары (1938), Удмурт АССР урман сәнәгате халык комиссары (1938-1939), Удмурт АССР югары шурасы президиумы рәисе (1939-1949).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]