Артыш (агач)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артыш (агач) latin yazuında])
Артыш
Сурәт
Кыскача исем J. communis
Халыкара фәнни исем Juniperus communis L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Juniperus sect. Juniperus[d][2][1]
Таксонның халык атамасы Common Juniper[3][4][5]
Нәрсәнең чыганагы Можжевельник[d], Можжевёловое масло[d] һәм juniper wood[d]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][6]
Природоохранный статус по версии NatureServe secure[d][7]
Бүләкләр
Төрләр ареалы харитасы
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Зоны морозостойкости растений 2[d][9]
Ареал таксона Кытай[10][11]
Ссылка на авторов таксона L.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=20821[12]
Digital Atlas of Idaho URL digitalatlas.cose.isu.edu/bio/plants/coniphyt/pinopsd/cupr/juco/cojufm.htm
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/pinales/cupressaceae/juniperus/juniperus-communis
 Артыш Викиҗыентыкта

Артыш, яки гади артыш (лат. Juníperus commúnis, рус. Можжеве́льник обыкнове́нный) — мәңге яшел ылыслы агач, Juniperus ыругының Cupressaceae гаиләлекнең бер төре.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артыш – кечерәк агач яки куак, аның өч метрга кадәр җиткәннәре дә бар. Кытыршы кайрысы соры яки кызгылт төстә, ул кәүсәне салкын яңгырлардан, гарасат җилләрдән, чатнаган суыклардан саклый. Яфраклары – чәнечкеле ылыс-энәләр, өчәр-өчәр булып утырып, шәмәхә-кара җиләкләрне саклыйлар. Ир чәчәкләр – озынча сары алкалар, ә хатын чәчәкләр исә яшел. Җәй көне яшел җиләкләре барлыкка килә. Көзгә алар, каралып, өлгерә. Кышкы суык көннәрдә салкыннан бераз балланып киткән җиләк һәм сусыл ылыслары белән кошлар һәм аюлар, пошилар һәм кабан дуңгызлары сыйлана. Артышның җиләген җыйганда, ботакларны кисәргә кирәкми, чөнки зыян күргән куак еш кына корый. Артыш бик авыр үрчи һәм икенче урынга күчереп утыртуны начар кичерә. Ә менә корткыч бөҗәкләр артышны күралмыйлар: аларның аңа «тешләре» үтми.

Гади артыш
Артышның җимешләре
Үсентесе

Файдасы һәм кулланылуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артыш кеше өчен искитмәле файдалы. Элегрәк заманнарда ботаклары белән идән ышкыганнар, сәламәтлек өчен мунча эченә элә торган булганнар, ә кайберәүләр хәтта артыш себеркесе белән чабынган да. Озынборын һәм чебенгә каршы да артыш кулланылган. Савыт-саба юар өчен ботакларыннан мунчала ясаганнар. Кәбестә һәм гөмбәне артыш ботаклары белән парлаган мичкәдә тозлаганнар, бу аларга үзенә бер аерым хуш ис биргән. Артыш төтене белән азык-төлек амбарларын, мунча һәм өйләрне төтәсләгәннәр. Яшелчә уңышын әлеге уникаль куакның ботаклары белән аралаштырып куя торган булганнар, бу кимерүчеләрне куркыткан. Сугышчы галлар – нимесләрнең борынгы бабалары артыш җиләгеннән, ылыс һәм ботакларыннан, тамырыннан май ясап, яраларына япканнар. Америка индеецлары авыру кешеләрне артыш куаклыклары арасына күчереп, терелеп җиткәнче шунда тотканнар. Артышның дәва үзлекләре күптәннән билгеле. Ылысын һәм ботакларын үпкә, бөер, бавыр һәм ашказаны авыруларын дәвалаганда кулланалар. Әмма дәва өчен гади артыш кына яраклы, ә себер артышы һәм кәрлә артыш дигәннәре бу эшкә ярамый. Җиләгеннән һәм энәсеннән май гына түгел, спирт та, артыш аракысы да ясыйлар. Болар эчке әгъзаларны гына түгел, ә бәлки подагра, радикулит, ревматизм, пеләшләнүне һәм зыянлы бөҗәк тешләгән җирләрне дә дәвалый. Артыш белән арчан медицинада киң кулланыла. Ләкин докторлар дару буларак бик кечкенә дозаларны гына куллана, чөнки җиләкнең согы һәм кайрысын, ботагын, тамырын кайнаткан су зур дозаларда куркыныч санала. Борынгы мисырлылар һәм греклар чирләрне куучы артыш себеркесенә мәдхия укыганнар. Рим шагыйрьләренең артыш үсемлегенең могҗизалы көченә багышланган шаян шигырьләре дә сакланып калган: «... чыгарыр йонны кирәк җиргә дә, кирәкмәгән җиргә дә...»

Артыш мае

Көмешсыман төстәге агачы һәм гаять каты тамыры остакуллар өчен бер дигән материал. Болардан бик чыдам һәм матур җиһаз: тирбәлгеч креслодыр, ширма, бизәкле диван, бала караваты, дача өстәл-урындыклары, рамнар, кәрзиндер-тартмадыр ише әйберләр ясыйлар. Болар торакка ямь кертеп җибәрә, күңелне җылыта. Артыш ботагыннан ясалган икебаналар музейларны, концерт залларын, театр һәм картина галереяларын бизи.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. Энглер А. Die natürlichen Pflanzenfamilien, 13. Band: Gymnospermae: nebst ihren Gattungen und wichtigeren Arten insbesondere den Nutzpflanzen — 1926.
  3. Кызыл китап — 1964.
  4. NatureServe ExplorerNatureServe.
  5. Washington Native Plant Society Plant DirectoryСиәтл: Washington Native Plant Society.
  6. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  7. https://explorer.natureserve.org/Taxon/ELEMENT_GLOBAL.2.1275555
  8. https://www.baum-des-jahres.de/baeume-1989-2018/der-wacholder/
  9. https://www.gardenia.net/plant/juniperus-communis
  10. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  11. 刘培亮, 卢元, 岳明 et al. 陕西省维管植物名录(2021版) // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  12. GRIN үсемлекләр таксономиясе