Барый Сәяргалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Барый Сәяргалиев latin yazuında])
Барый Сәяргалиев
Туган 12 декабрь 1907(1907-12-12)
Пермь губернасы, Россия империясе
Үлгән 1964
Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Барый Сәяргали улы Сәяргалиев (19071964) — тел белгече. Филология фәннәре кандидаты (1956).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәяргалиев Барый Сәяргали улы 1907 елның 12 декабрендә Пермь губернасы Шадринск өязе (хәзерге Чиләбе өлкәсе Коншак районы) Коншак авылында туган.

1940 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Дәүләкән педагогия училищесында укыта башлый.

1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Хөрмәт Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

1945 елдан Башкорт театр‑сәнгать училищесында уку‑укыту бүлеге мөдире вазифасын башкара.

1951-1964 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкорт филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре булып эшли.

1960 елда нәшер ителгән «Башкорт телендә ярдәмче сүзләр» монографиясенең авторы. Башкортча‑русча (1958) һәм русча‑башкортча (1964) сүзлекләрен төзүдә катнаша.

1964 елда Уфада вафат була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызыл Йолдыз ордены
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт телендә ярдәмче сүзләр. — Уфа, 1960.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сәяргалиев Барый Сәяргали улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.