Баһаветдин әл-Мәрҗани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баһаветдин әл-Мәрҗани latin yazuında])
Баһаветдин әл-Мәрҗани
Туган телдә исем Баhаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани
Туган 1787(1787)
Русия империясе Русия империясе,
Казан губернасы, Казан өязе, Түбән Бәрәскә
Үлгән 1856(1856)
РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Ташкичү
Күмү урыны Ташкичү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
Һөнәре мәгърифәтче, имам, мөдәррис
Балалар Шиһабетдин Мәрҗани;
оныклары Мәхмүт Галәү, Зәкәрия Садретдинов
Ата-ана

Баһаветдин әл-Мәрҗани, Баhаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1787, РИ, Казан губернасы Казан өязе, Түбән Бәрәскә1856, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Мәмсә волосте, Ташкичү ) — күренекле дин әһеле, имам-хатыйб, мөдәррис, Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Япанчы, Казан өязе Мәмсә волосте (хәзерге Арча районы) Ташкичү авыллары мәчетләренең имам-хатыйбы, Ташкичү мәдрәсәсенең мөдәррисе. XIX йөзнең мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗаниның әтисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1787 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Түбән Бәрәскә авылында мәчет имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе Сөбхан бине Габделкәрим (1747—1834) гаиләсендә туган. Күәм, Түбән Бәрәскә, Ашыт, Ташкичү авылларындагы мәдрсәләрдә, унике ел Бохараның «Турсуния» (Турсунҗан бай) мәдрәсәсендә укый. Бохара әмире Хәйдәр бине Мәгъсүм аңа әлеге мәдрәсәдә мөдәррис булып калырга тәкъдим итсә дә, 1813 елда туган ягына кайтуны кулайрак күрә. Әйләнеп кайтканнан соң да, әмир Баhаветдинга бүләк итеп кием җибәргән (Мәрҗаниләр нәселендә әмир, илтифат итеп, киемнәр җибәргән өч кешенең берсе). Бохарадан кайткач, 1815 елда өйләнә, 1816 елда Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Япанчы авылы мәчетендә имам-хатыйб вазифасында. 1818 елның 16 гыйнварында улы Шиһабетдин туа. 1822 елда беренче хатыны дүртенче баласын тапканда вафат була. 1823 елда икенче хатыны Бибихәбибә белән никахлана. Икенче никахтан 9 баласы туа.

1821 елда гаиләсе белән Казан өязе Мәмсә волосте (хәзерге Арча районы) Ташкичү авылына күчә. Авылның ике мәчетенең берсе булган таш мәчетенең имамы итеп билгеләнә[2][3].

40 елга якын (18211856 елларда) Ташкичү мәдрәсәсенең мөдәррисе. Шәкертләре арасында — үзенең улы, XIX йөзнең булачак мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани (18181889).

1856 елда вафат.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I никахы (18151822 елларда). Балалары:

II никахы (1823 елдан) Бибихәбибә. Балалары:

  • кызы Бибифатыйма (?—1880). Ире — Фәйзерахман бине Габделгаффар әт-Түнтәри.
    • оныгы Заһиретдин
  • кызы Бибисаҗидә (?—1885). Ире — Галиәсгар бине Галиәкбәр әл-Мәмсәви.
    • оныклары Муса, Бибигайшә, Бибихәдичә.
  • кызы Бибисайидә (?—1886). Ире — Сөләйман бине Каһарман әл-Мазарбаши.
    • оныклары Габделгазиз, Бибимәрьям.
  • улы Галәэтдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗани (?—1908).
  • улы Садретдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗани (1826—?). Хатыны Бибиәсма бинте Ягъкуб.
    • оныклары Гыясетдин, Әбү Габдулла, олы Зәкәрия (?—1876), кече Зәкәрия (?—1930)[5], Муса, Габделмөэмин, Зәйнәп, Хәдичә, Мәрьям, Нәгыймә, Хава[6][7].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Арча төбәге тарихы (төзүчеләр Камил Низаметдинов, Илшат Хәлиуллин). К.: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00681-7
  2. Ф. Г. Гарипова. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары. К.: Мәгариф, 2005, 247нче бит.
  3. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 187-221нче бит. ISBN 5-298-01052-0

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар
  2. Ташкичү авылы турында «Милләттәшләр» порталында, archived from the original on 2019-03-12, retrieved 2021-08-14 
  3. Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К.: ТКН, 1989 ел, 382-383нче бит. ISBN 5—298—0009—6
  4. Историческая генеалогия татарского народа (төзүчесе Беляев А. Б.). Казан, 2012, 151 бит. ISBN 978-5-298-02215-6(рус.)
  5. Зәкәрия Садретдинов — 1912—1918 елларда Казанда чыккан «Кояш» газетасы мөхәррире
  6. Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К.: ТКН, 1989 ел, 314-317нче бит. ISBN 5—298—0009—6
  7. Арча төбәге тарихы (төзүчеләр Камил Низаметдинов, Илшат Хәлиуллин). К.: ТКН, 1996ел, 136нчы бит. ISBN 5-298-00681-7