Бистә (тарих)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бистә (тарих) latin yazuında])
Иске Татар бистәсе күренеше, Печән базары мәчете.

Бистә — Россия, Украина, Беларус тарихларындагы яшәү урыны атамасы. Бистә аерым торак булып та, шәһәрнең бер районы булып та саналган. Татар теленә фарсы теленнән килеп кергән. Фарсы телендәге бәст сүзе «йорт», «киртәләп алынган урын» дигәнне аңлата. Чит сәүдәгәрләр яши торган урынны белдергән.[1][2]

Шәһәрләрдә бистәләр үз идарәләре булган районнар булып саналганнар. Мәсәлән Казанда кайчандыр Иске һәм Яңа Татар бистәләре булган.

Татар бистәләре, шулай ук, Мәскәүдә, Алма-Атада, Тумда, Санкт-Петербургда һәм башка шәһәрләрдә дә булган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Романюк С. К. По землям московских сёл и слобод. — М.: Сварог, 1999. публикация
  2. Большая Советская Энциклопедия, второе издание/ Б. А. Введенский. — М: Большая Советская Энциклопедия, 1956 г. — Т. 39. — Т-00723.
  3. Архитектурные ансамбли Москвы XV — начала XX веков/ Т. Ф. Саваренская. — М.: Стройиздат, 1997 г. — ISBN 5-274-00908-5.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рифгать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге.
  2. рус. место — «урын» сүзеннән килеп чыккан дип ялгыш уйлаучылар да бар.