Бугабаш кәшишханәсе (Бакалы районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бугабаш кәшишханәсе (Бакалы районы) latin yazuında])


Кәшишханә (Монастырь)
Бугабаш
хатын-кызлар кәшишханәсе

рус. Бугабашский
женский монастырь
Кәшишханә күренеше
Кәшишханә күренеше
Кәшишханә күренеше
Ил Россия
Авыл 452657,
Башкортстан,
Бакалы районы,
Бугабаш, Урман ур., 2
Координатлары 55°3'23"N, 53°55'18"E
Дин Христианлык
Мәхәллә Нефтекама епархиясе 
Кайсы дини агымга карый православие
Беренче телгә алу XIX гасыр ахыры
Нигезләнгән XIX гасыр ахыры
Төп даталар:
1900/02 ел – изгеләндерү
1929 ел – ябылу
2008 ел – яңадан ачылу
Халәте гамәлдә

Бугабаш хатын-кызлар кәшишханәсе, Бугабаш Изге Ана-Одигитрия хатын-кызлар кәшишханәсе (рус. Бугабашский Богородице-Одигитриевский женский монастырь) – Башкортстанның Бакалы районы Бугабаш авылында урнашкан православие кәшишханәсе. Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгы Башкортстан митрополиясе Нефтекама епархиясе составындагы «Бугабаш хатын-кызлар кәшишханәсе» җирле православие дини оешмасы карамагында [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бугабаш Изге Ана иконасы

Монастырьның төп изге урыны ― ташта уелган Бугабаш Изге Ана иконасы(рус.). Әлеге икона ― Нефтекама епархиясенең хәзерге вакытта төп нөсхәдә сакланган бердәнбер тылсымлы иконасы.

Риваятьләр буенча, патша гаскәрендә хезмәт иткән Бугабаш авылы чуашы Тит Петрович Табаков туган иленә кайтканда (вариант: Казан губернасында вакытта)[2] Смоленск Изге Ана иконасы(рус.) табылган урыннан истәлеккә дип китап зурлыгындагы яссы таш алып кайткан. Ташны кулыннан төшерсә, сукырая торган булган. Әлеге ташта сабый тоткан Изге Ана сурәте барлыкка килгән. Йоклаганда төшендә Тит әлеге Изге Ана сурәтен күрә, сурәт Титка Уфага барып, епископтан Бугабашта хатын-кызлар кәшишханәсе ачарга рөхсәт алып кайтырга кушкан. Епископ Антоний(рус.) Уфа губернасы Бәләбәй өязе Бакалы волосте Бугабаш авылында хатын-кызлар кәшишханәсе ачарга рөхсәт биргән һәм уемчы чакырып, әлеге таштагы Изге Ана сурәтен Одигитрия тибындагы икона итеп кабартып уйдырткан. Тит Уфадан тылсымлы икона белән бергә 10 кәшиш хатын-кыз ияртеп алып кайткан. Бугабашта кәшишханә шулай барлыкка килгән. Кәшишханә 1900 елда (вариант: 1902 елда)[2] изгеләндерелгән [3]. Беренче настоятеле – Алабуга хатын-кызлар монастыреннан инокиня Евфимия. Монахинялар саны 20 гә җитә. Икона язу һәм туку-бәйләү остаханәләре эшли, умарта тоталар.

Советлар хакимияткә килгәч, 1929 елның августында кәшишханә ябыла. Тит Петрович Табаковның уллары Архип белән Егор кулга алына. Изге иконаны подвалга ташлыйлар. 1950-елларда икона Тит Петрович Табаков нәселеннән булган Василий Петрович Павловта, соңрак Бугабашта яшәүче Таисия Филипповада сакланган [2].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда архиепископ Никон иконаны вакытлыча Уфа епархиясенең үзәк чиркәвенә (Уфа Изге Ана кафедраль соборы) күчертә һәм Бугабаштагы кәшишханәне торгызу белән шөгыльләнә башлый.

2007 елның 27 декабрендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды Бугабаш хатын-кызлар кәшишханәсен ачарга рөхсәт бирә.

2008 елның 10 августында Уфа һәм Стәрлетамак архиепискобы Никон Бугабашта изге литургия уздыра һәм епархиянең сигезенче (бишенче хатын-кыз) кәшишханәсен ача.

Авыл кешеләре һәм епархия ярдәме белән агачтан Серафим Соровский һәм Сергий Радонежский хөрмәтенә чиркәүләр корыла, монахинялар һәм игуменья өчен йортлар төзелә.

Изге Ана иконасы бәйрәме 28 июльдә (10 августта) үткәрелә [4].

Игуменьяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007-2014 елларда – Моисея (Ракитина).
  • 2014-2019 елларда – Виталия (Ольга Витальевна Сандалова)
  • 2019 елдан – Моисея (Ракитина) [5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Монастырь женский. // Бакалинская земля: история и люди. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. — 320 с.: ил. С.202. ISBN 978-5-85051-512-6(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]