Бузан Смаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бузан Смаков latin yazuında])
Бузан Смаков

Бузан Смаков — йөз башлыгы (сотник). 1773-1775 елгы крәстияннәр сугышында катнашучы, Е. И. Пугачевның полковнигы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышы белән Нугай даругасы Күл-Иле-Мең (яки Сарайлы-Мең) вулысы (хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы) Азнай авылы башкортларынан. Күл-Иле-Мең вулысы йөз башлыгы (сотнигы).

1773 елда Е. И. Пугачевның җитәкчелегендә Крәстияннәр сугышы башлангач, башкорт ягына чыга. Качкын Самаров белән бергә Ырымбур шәһәреннән Уфа шәһәренә кадәр бара, Стәрлетамакны, Табынны алуда катнаша. Баш күтәрүчеләр гаскәре полковниклары Качкын Самаров, Каранай Моратов, Кызрас Муллакаев, Канбулат Юлдашев, Турай Ишәлин һәм Нугай даругасының башка старшиналары белән бергә Уфаны камап алуны оештыра.[1]

1773 елның азагында — 1774 елның башында Минзәлә баш күтәрүчеләр үзәге җитәкчеләренең берсе була. Казан губернасының Казан өязе татарларын баш күтәрүчеләр армиясенә мобилизацияләүдә актив эш алып бара.[2]

Бузан Смаковның отрядлары 1774 елның февраль—апрелендә Казан даругасы Бакалы ныгытмасы һәм Нугайбәк каирмәне, Түбән Троицк заводы, Өсән‑Ивановка заводы тирәсендә хәрәкәт итә; июнь—июльдә Бөгелмә ведомствосы Дүсмәт авылы янындагы, Өршәк һәм Дим елгаларының югары агымындагы хөкүмәт гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша. Турай Ишалин, Котлыгилде Абдрахманов һәм Качкын Самаров белән бергә Уфага яу әзерләүдә катнаша[1].

1774 елның ноябрендә Әлибай Морзаголов үгетләве буенча Уфа провинциясе канцеляриясенә гаебен танып килә. Казан яшерен комиссиясе тикшерүе астында була, 1774 елның 10 декабрендә соңгы хөкем чыгару өчен граф П. Н. Панинга җибәрелә. 1774 елның 24 декабрендә комиссия карары буенча җәзадан коткарыла.[1]

1783 елда Күл‑Иле‑Мең вулысы йөз башы.[1]

Киләсе язмышы билгесез.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Кулбахтин Н. М. Нуғай даруғаһының башҡорт юлбашсылары. — № 6. — С. 65—68. — ISSN 1683-3554.
  2. Таймаҫов С. У. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кулбахтин Н. М. Башкирские вожди Крестьянской войне 1773-1775 годов. Ч.1. — Уфа, 2005.
  • Таймасов С. У.|Восстание 1773—1774 гг. в Башкортостане. Уфа. Китап. 2000. с. 376. ISBN 5-295-02163-7
  • Таймаҫов С. У. Буҙан Смаҡов // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.