Бәрле (Бәрле кушылдыгы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәрле (Бәрле кушылдыгы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәрле
Тасвир
Озынлыгы 17 км
Бассейны Идел
Елга башы Морза Бәрлебашы
Елга тамагы Бәрле елгасы (Афанасьевка авылы янында).

Бәрле (рус. Берля) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы аша агучы кечкенә елга. Озынлыгы 17 км, бассейнының мәйданы 122 км². Елга башы Плетени авылыннан көньяк-көнбатыштарак, тамагы Олы Кайбыч авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак. Бәрле бассейнында ТРның табигать истәлеге — Кайбыч имәнлекләре урнашкан.

Елганың уртача киңлеге 8-10 метр булса, тирәнлеге — якынча бары 0,2-0,5 метр чамасы гына, язгы ташулардан соң буылып буага әйләндерелә. Елга аз сулы булганлыктан хуҗалык эшләрендә кулланылмый диярлек.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме "бүре" һәм "иле" сүзләренең кушылуыннан яки фин-угырчадан "берлинга" — колмак дигәннән килеп чыккан[1].

Географик мәгълүмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%. Бәрле елгасының 0,3 тән алып 6,8 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,5 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су мул һәм җәен бик сай булуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 116 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,11м³/с. Ел дәвамында суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Туган җирем — Кайбычым", Казан: Идел-пресс,2007.- 580 бит.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ.