Бәхтиярләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәхтиярләр latin yazuında])
Бәхтиярләр
Теле

{{{тел}}}

 Бәхтиярләр Викиҗыентыкта

Бәхтиярләр яки бәхтиарләр ( фар. بختیاری - Көньяк-Көнбатыш Иран кабиләләре төркеме, алар нигездә Чәһармәхал һәм Бәхтияри, Исфахан, Луристан һәм Хузистанның көнчыгыш өлешләрендә, шулай ук Тәһран, Ком устаны һәм Хорасан тарихи өлкәсендә яшиләр. Алар Иранның иң зур ( Кашкай белән бергә) кабиләләренең берсе. Бүген Бәхтияр гаиләләренең күбесе кышлакларда һәм җәйләүләрдә яшиләр. Бу кабилә хәрәкәт иткән территория якынча 7500 км2 тәшкил итә һәм Исфахан белән Хузистан өлкәләре арасында урнашкан. Мәгълүматлар буенча, бәхтиярлар саны 570 мең кеше [1] .

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Бәхтияр" сүзе үзе борыңгы Ираннан килеп чыккан һәм Иран халыклары арасында кеше исеме буларак киң таралган. "Бәхтиар" исеме Загрос кабиләләренең берсенең исеме буларак Шәрәф Хан Бидлиси һәм Искәндәр Бек Мунши Төркоманның XVI-XVII гасыр елъязмаларында очрый. [2] . " Шәрәфнамә" хроникасында (ингл. Sharafnama)[3] бахтиарвенд кабиләсе искә алына, алар X гасырда, башка кабиләләр составында, Сүриядән Загрос территориясенә күченгәннәр[4]. Сәфәвиләр идарә иткән вакытта бәхтиярләр Иранның көньягында иң көчле кабиләләрнең берсе була [5].

Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алар Иран телләренең төньяк-көнбатыш тармагы фарсы теленең Бәхтиар диалектларында сөйләшәләр (фарсы үзе көньяк-көнбатыш тармагына карый). Бәхтиари диалектының бер лингвистик бөтенлеге юк, чөнки аның күпчелек вариантлары төрле сөйләшләр һәм диалектлар рәвешле билгеле, алар сүз байлыгы, фонетика һәм хәтта грамматик структурасы белән аерылып торалар. Бәхтиярләрнең бер өлеше кашкай теленә якын булган төрек телендә сөйләшә (Азәрбайҗан теле). Язулары гарәп графикасына нигезләнгән ([6])

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәхтиярләр - шигыйләр ( Шигый-уникечеләр ) . Аларның кечкенә өлеше Әһл-и-Хак һәм ниматтуло инанычлылар [2] .

Антропологик яктан алар зур Европеоид расасының һинди-урта диңгез расасына керәләр, балкан-кавказ расасының кайбер үзенчәлекләре бар. Рәсәй империясендә XIX гасыр ахырында - ХХ йөз башында бастырылган Брокгауз һәм Эфрон энциклопедик сүзлеге бәхтияРләргә түбәндәге тасвирлама биргән: “Бу көчле, чыныккан кабилә, тән төсе кара һәм кара чәчлеләр; фарсылардан маңгай һәм иңсәләре белән аерылып тора ” .

Мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • АКШта Бәхтияр турында ике документаль фильм "Көтү: кешеләрнең тормыш өчен көрәше" (1925) һәм "Җил кешеләре" (1976) төшерелгән, алар таулар аша көтүлекләргә үткән кешеләрнең авыр шартлары турында сөйлиләр.

Күренекле вәкилләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бәхтияр Теймур - САВАК Шаһ хезмәте директоры ( 1957 - 1961 ), генерал.
  • Бәхтияри Бехнуш - актриса.
  • Сәрдар Ассад - Персиядәге Конституцион Инкыйлабта күренекле шәхесләренең берсе булган хафтленг кабиләсе лидеры.
  • Сорайа Эсфандиари-Бәхтиари (әтисе ягыннан) - Персиянең соңгы шаһы Мөхәммәт Реза Пахлавинең икенче хатыны, Сәрдар Асадның туганы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Iranica, III/559.
  2. 2,0 2,1 Трубецкой, 1966
  3. [1]
  4. Савина В. И. Этнонимы и топонимии Ирана // Ономастика Востока. — М.: Наука, 1980. — С. 145.
  5. Алиев С. М. К национальному вопросу в современном Иране // Краткие сообщения Института народов Азии. Вып. 77. — М.: Наука, 1964. — С. 50.
  6. В.В. Трубецкой. Бахтиары (оседло-кочевые племена Ирана). — М.: Наука, 1966. — 219 с. - 17 б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бахтиары // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 3-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В.В. Трубецкой. Бахтиары (оседло-кочевые племена Ирана). — М.: Наука, 1966. — 219 с.