Бәхәс:Татарлар исемлеге

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарлар исемлеге latin yazuında])

Ә ни өчен шәхесләрнең исемнәре чит телдә? - Derslek (обсуждение) 3 мар 2013, 05:11 (UTC)[җавап бирергә]

  • Бу шәхесләр турында татарча әлегә беркем язмаган дип мәшһүр татарларны оныту урынына, алар турында башка телләрдә булган мәкаләләргә сылтамалар бирүне хәерлерәк дип күрәм. Бу исемлекнең чыганагы - Инглиз Википедиясе, оригиналь сылтамалар андагы мәкаләләргә юнәлтү бирде. Татар Википедиясен карап алгач, бу шәхесләр турында мәкалә булган очракта - сылтамаларны бирдем, булмаган (яки латин бүлегендә булган мәкалә юк ителеп кириллчасы булдырылмаган) очракта бу шәхесләр турында әлегә инглиз телле мәкаләләргә сылтамаларны калдырдым. Шулайда күпчелек очракта иң тулы мәгълүматны Рус Википедиясендә табып булуы табигый - андагы һәм Википедияның бар башка телле бүлекләрендә татар шәхесләре турында мәгълүматны өстәп, алардагы мәкаләләргә сылтамалар урнаштыруыгызны хуплыйм. --frhdkazan (обсуждение) 3 мар 2013, 07:51 (UTC)[җавап бирергә]
Афәрин, шәп мәкалә! Татар Википедиясендә мондый мәкаләләр булмаган очракта болай язарга мөмкин. Яки сүзнең почмагына гына куелган махсус калып бар (ул Рус Википедиясендә еш кулланыла, хәзер атамасын хәтерләмим).--Рашат Якуп (обсуждение) 3 мар 2013, 08:09 (UTC)[җавап бирергә]
Татар теле һәм татар мәдәнияте белән яхшырак таныш булганнары {{хаталар}}ымны дөрес итеп үзгәртүләренә һәм дөрес язылышын өсти алганнарына ышанасым кала. Төрле илләренең оештырылган мәгариф системаларында белемне башта русча, соңрак инглизчә алган кеше буларак, Татар Википедиясенә өсти алганым төп кыйммәт:
  1. мәгълүматны кертү,
  2. кертелгәненең фактларга туры килү-килмәвен һәм
  3. дөрес төркемләнү ягыннан тикшереп, аларны төзәтү тарафыннан була ала. Ихтирам белән,--frhdkazan (обсуждение) 3 мар 2013, 09:03 (UTC)[җавап бирергә]
Бу исемлеккә бер тотынган эшне ярты юлда калдыру дип тә өстәсәгез, бер дә хилафлык булмас иде. - Derslek (обсуждение) 3 мар 2013, 15:13 (UTC)[җавап бирергә]
Була. Берсе бу исемлекне башта инглиз телендә төзегән, шул ук яки башка кешеләр Татар Википедиясенә латин имләсендә мәгълүматны керткән. Татар шәхесләре һәм мәдәнияте турында азмы-күпме файдалы мәгълүмат биргән бар кешегә зур рәхмәт.--frhdkazan (обсуждение) 3 мар 2013, 17:00 (UTC)[җавап бирергә]