Виктор Толмачёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Толмачёв latin yazuında])


Виктор Толмачёв
Туган 11 август 1934(1934-08-11)
Курск, РСФСР, СССР
Үлгән 7 июнь 2018(2018-06-07) (83 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Харьков милли аэрокосмик үниверситеты[d]
Һөнәре авиация инженеры

Виктор Ильич Толмачёв (1934 елның 11 августы, Курск, ССРБ2018 елның 7 июне, Киев, Украина) — совет һәм Россия авиаконструкторы. Ан-124 «Руслан» һәм Ан-225 «Мрия»не оештыручыларның берсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Толмачёв 1934 елның 11 августында Курск шәһәрендә туа. Балачактан авиация белән мавыккан, авиамодель спорты буенча ярышларда призлы урыннар яулаган.

1959 елда Харьков авиация институтын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң Антонов конструкторлык бюросына инженер-конструктор сыйфатында эшкә керә. «Ан» сериясенең күпчелек очкычларын эшләүдә катнашкан.

1959—1964 елларда — Антонов конструкторлык бюросында фюзеляж инженер-конструкторы. 1964 елдан — Антонов тәҗрибәле конструкторлык бюросының перспектив эшләнмәләр бригадасы башлыгы. 1971 елдан — «Ан-124» проектының әйдәп баручы конструкторы. 1983—1986 елларда — «Ан-124» очкычы буенча баш конструктор урынбасары. 1986 елдан 1992 елга кадәр — Ан-124 «Руслан» һәм Ан-225 «Мрия» очкычлары буенча баш конструктор.

Виктор Толмачёв ватан авиациясенә илледән артык гомерен багышлаган, барлык Антон очкычларын һәм аларның модификацияләрен — Ан-2, Ан-14, Ан-8, Ан-10, Ан-12, Ан-24, Ан-22, Ан-26, Ан-32, Ан-28, Ан-124 «Руслан» һәм Ан-225 «Мрия» уйлап табуда һәм төзүдә катнашкан.

1991 елдан Виктор Толмачёв «Волга-Днепр» авиакомпаниясенең техник директоры булып эшли. 1992 елда «Волга-Днепр», «Авиастар» УАПК һәм О. К. Антонов исемендәге АНТК рекордлы өч ай эчендә Ан-124 гражданлык сертификациясен үткәргәннәр. 1992—1994 елларда шулай ук «Авиастар» компаниясендә эшли.

1997 елда Россия Табигый фәннәр академиясе әгъзасы итеп сайлана. 1998 елда Халыкара фәнни ачышлар һәм уйлап табулар авторлары академиясе әгъзасы була.

2018 елның 7 июнендә авырудан соң вафат була[1]. Киевта җирләнгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 15 августында Сембердә авиаконструктор Виктор Толмачёв хөрмәтенә истәлекле билге куела һәм урамны аның исеме белән атыйлар[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Умер создатель самолетов Ан-124 "Руслан" и Ан-225 "Мрия" Виктор Толмачев (2018-06-07).
  2. Наталья Михайлова (2019-08-15). В Ульяновске установили памятный знак авиаконструктору Виктору Толмачеву и назвали улицу его именем.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]