Ан-225

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ан-225 latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ан-225
Сурәт
Кушамат/тәхәллүс Mriya[1]
... хөрмәтенә аталган сновидение[d]
НАТОның код исеме Cossack[2]
Нәрсә нигезендә эшләнгән Ан-124[3]
Хезмәтләндерүче зат Antonov Airlines[d][4]
Җитештерүче Антонов[d] һәм Серийный завод «Антонов»[d]
Беренче очыш 21 декабрь 1988
Йөрткеч Д-18Т[d]
Айрадинамик схема Высокоплан[d]
Канатлары киңлеге 88,4 метр һәм 87 метр[5]
Гамәли түшәм 12 000 метр
Масса полезной нагрузки 253,82 тонна
Җитештерелгән 1
Эшләүче Антонов[d]
Проектлаучы Балабуев, Пётр Васильевич[d] һәм Виктор Толмачёв
Файдалануга тапшырылган 1989
Файдаланудан чыгару 25 февраль 2022
Гамәлдән чыгу датасы 24 февраль 2022[6]
Озынлык 84 метр[5]
Биеклек / буй 18,1 метр
Вид в ночное время
Commons-logo.svg Ан-225 Викиҗыентыкта

Ан-225 «Мрия» (укр. Мрія: «Хыял», НАТО кодификациясе буенча: ингл. Cossack «Казак») — О. К. Антонов исемендәге ОКБ тарафыннан эшләнгән зур йөк күтәрүчәнлеге булган реактив транспорт очкыч. Дөнья авиациясе тарихында иң зур һәм йөк күтәрүчән очкыч булган.

Очкыч 1984—1988 елларда Киев механика заводында проектланган (проект җитәкчесе — В. И. Толмачев) һәм бердәнбер нөсхәдә төзелгән[7][8]. Беренче очыш 1988 елның 21 декабрендә була. ССРБда борт номеры СССР-82060 булган, ССРБ таркалганнан соң, Украина милкенә күчә һәм UR-82060 борт номерын ала. Икенче нөсхә төзелеп бетмәгән.

Бердәнбер очыш экземпляры ангарда 2022 елның 25 февралендә Россиянең Украинага бәреп керүе барышында «Антонов» аэропорты өчен барган сугышларда җимерелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ан-225 һәм «Буран»

Очкыч «Энергия-Буран» совет галәм сәнәгате проекты кысаларында ясалган. Әлеге проект кысаларында очкычның төп билгеләнеше — ракета йөртүче һәм галәм корабланың төрле компонентларын җитештерү урыныннан җыю һәм җибәрү урынына ташу була.

ССРБ Министрлар Советы карары белән проектның баш конструкторы-җитәкчесе итеп Виктор Толмачёв билгеләнә.

1988 елның 21 декабрендә О. К. Антонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы завод аэродромыннан беренче тапкыр күккә күтәрелә. Очыш сәгать ярым дәвам иткән (12:15 тән 13:45 кә кадәр)[9].

ССРБ таркалганнан соң, 1994 елда очкычның бердәнбер очучы нөсхәсе очуны туктата, аннан «Руслан»да куллану өчен двигательләрне һәм башка җайланмаларны салдыралар[10]. 2000 елларда аны Украина предприятиеләре көче белән торгызганнар.

Җимерелгән Ан-225

2001 елның 23 маенда Дәүләтара авиация комитеты авиация регистры һәм Украинаның дәүләт авиация транспорты департаменты тарафыннан Ан-225 «Мрия»га тибындагы сертификатлар тапшырыла. Бу очкычны йөк ташучы сыйфатында коммерцияле файдалануны башларга мөмкинлек биргән.

2021 елның 24 августында Украина бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган хәрби парадның авиация өлешендә катнаша.

Украинаның «Укроборонпром» оборона-сәнәгать концерны хәбәр иткәнчә, 2022 елның 24 февраленә очкыч Гостомельда Antonov Company мәйданчыгында ремонт һәм регламент эшләрендә булган; ремонт үткәрү өчен двигательләрнең берсе алынган булган, һәм бу көнне очкыч оча алмаган, гәрчә Россия Федерациясе белән кораллы конфликт шартларында тиешле командалар бирелгән була[11]. Нәтиҗәдә, Гостомель шәһәре аэропортының ангарында булган очкыч «Антонов» аэропорты өчен көрәш вакытында җимерелгән[12].

Украина Президенты Владимир Зеленский, Украина Оборона министрлыгы һәм «Укроборонпром» концерны раслаганча, очкычның бердәнбер экземплярын торгызу берничә ел дәвам итәчәк һәм 3 млрд доллардан артык акча таләп итәчәк[13].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.rtbf.be/article/guerre-en-ukraine-l-avion-cargo-mriya-qui-avait-transporte-des-milliers-de-masques-contre-le-covid-19-a-ete-detruit-par-la-russie-10944547
  2. http://www.air-and-space.com/Antonov%20An-225%20Mriya.htm
  3. https://www.youtube.com/watch?v=SBWW2syDA9A
  4. http://www.antonov.com/services/antonov-airlines
  5. 5,0 5,1 Wood D. Jane's World Aircraft Recognition Handbook, Fourth Edition — 4 — Jane's Information Group, 1989. — 598 p. — ISBN 978-0-7106-0587-0
  6. https://air-cosmos.com/article/l-antonov-an-225-mriya-en-feu-dans-son-hangar-en-ukraine-confirmation-officielle-28613
  7. Барановский А. (2010). Главному конструктору «Руслана» и «Мрии» Виктору Толмачёву — 75 лет. Аэрокосмический портал Украины. әлеге чыганактан 2014-05-01 архивланды.
  8. 11 августа авиаконструктор Виктор Толмачёв отмечает 80-летний юбилей. Aviation EXplorer (2014-08-11).
  9. Чебаков В. В небе — гигант // «Правда»: газета. — 1988. — 23 декабря.
  10. Antonov An-225 Mriya.
  11. Зеленский признал утрату Ан-225 «Мрия» на аэродроме Гостомель.
  12. Крупнейший в мире транспортный самолёт Ан-225 «Мрия» уничтожен в аэропорту Гостомеля. Газета.Ru (2022-02-27).
  13. «Укроборонпром» сообщил об уничтожении самого большого в мире грузового самолёта «Мрия»// ТАСС, 27.03.2022 2022 елның 28 февраль көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]