Владимир Жданов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Жданов latin yazuında])
Владимир Жданов
Туган телдә исем Жданов Владимир Иванович
Туган 29 апрель 1902(1902-04-29)
Киев, Россия империясе
Үлгән 19 октябрь 1964(1964-10-19) (62 яшь)
Белград, Югославия Социалистик Федератив Республикасы
Күмү урыны Мәскәүдә Новодевичье зиратын
Милләт рус
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d] һәм РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Русия ватандашлар сугышы, Алман-совет сугышы һәм Q5742713?
Бүләк һәм премияләре Ике Ленин ордены, Өч Кызыл Байрак ордены, I дәрәҗә Суворов ордены, Ике II дәрәҗә Суворов ордены, II дәрәҗә Кутузов ордены, Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә генерал-полковник[d]

 Владимир Жданов Викиҗыентыкта

Владимир Жданов - 30 нчы елларда майор Жданов Казан пехота училищесында 1936 елның мартыннан 1937 елның апреленә кадәр тактика укытучысы, 1937 елның апреленнән 1938 елның октябренә кадәр автомотоэш укытучысы, 1938 елның октябреннән 1940 елның сентябренә кадәр автобронетанк хезмәте начальнигы, автобронетанк эше өлкән укытучысы.

Тормыш һәм сугышчан юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жданов Владимир Иванович 1902 елның 16 (29) апрелендә Киевта хезмәткәр гаиләсендә туган. Милләте - рус. Ул Ессентуки шәһәре электр станциясендә хезмәт куя.

Владимир Иванович 1920 елда Кызыл Армия сафларына алына. Гражданнар сугышында катнаша. 1940 елда М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне читтән торып тәмамлый. Подполковник Жданов 1942 елда Генштаб Хәрби академиясендә тизләтелгән курслар уза. Аны 1942 елның маенда 4 нче гвардия механикалаштырылган корпусына штаб начальнигы итеп куялар. Харьков янында барган сугышларда, Сталинградны саклауда, дошманның Сталинград төркемен тар-мар итүдә катнаша. Алар корпусы сугыша-сугыша калмык далаларын, Донецк бассейнын һәм Көньяк Украинаны уза.

1944 елның апрелендә Молдавияне азат иткән, дәһшәтле сугышлар белән Румыния, Болгария, Югославия буйлап 8000 километрдан артык юл үткән корпус командиры итеп билгеләнә. Гайрәтлелеге, гадәттән тыш каһарманлыгы, һәр сугышчан частьның эмблемасы булуы аркасында, дошман корпуска «Жданов зоопаркы» дигән кушамат тага. Генерал Жданов уйлап тапкан эмблемалар – аю, болан, крокодил һәм башка җанварлар сурәтләре – зур роль уйный. Корпустагы частьларның һәм аерым подразделениеләрнең саны 20 дән артып китә һәм аларның барысының да аерым билгесе була. Танк башняларына, үзйөрешле җайланмалар һәм автомобиль кабиналарына, орудие калканнарына төшерелгән бу билгеләр марштагы колонналар белән идарә итүне җиңеләйтә, йөртүчеләрнең тәртибен җайга сала. Билгеләр яхшы истә кала, соңарган солдатларга үз частьларын һәм подразделениеләрен эзләп табуда ярдәм итә. Артиллерия орудиеләре, танклар һәм мотопехота өстәлгән 4 нче гвардия механикалаштырылган корпусы алдында 57 нче армия гаскәрләре белән бергә дошман оборонасын өзәргә, Белградка көчле ыргылыш ясап, аны немец-фашист илбасарларыннан азат итәргә дигән максат куела. Өч тәүлек эчендә 620 километрга марш-ыргылыш ясарга, Көнбатыш Балкан тау сыртын кичәргә, Көнчыгыш Сербия тауларын узып, Морава елгасы үзәненә керергә, Югославиянең армиясе белән бергәләп дошман төркемен бүлгәләргә һәм Белградны алырга кирәк була. Корпусның юлы дошманның өч терәк пункты аша уза. Жданов поход гаскәрләре башында мотоукчылар бригадасы урынына танкларны җибәрергә боерык бирә. Аныңча, танклар күпкә егәрле, каршылыкларны узу аларга җиңелрәк, шуның нәтиҗәсендә алар бөтен колоннага юл ачачак. Заечар янында дошманның бик көчле каршылыгына очрагач, Жданов мондый карар кабул итә: корпусның разведчикларын җыярга, Заечарны тылдан әйләнеп узып, дошманның тауларга чигенү юлларын кисәргә һәм гарнизонын юкка чыгарырга. Маршта 3000 автомашинадан торган корпус колоннасы 80 километрга сузыла. Күп кенә механик-йөртүчеләр тауда машиналар белән идарә итә алмый башлыйлар. Жданов рычагларны танк, взвод, роталар офицер-командирларына һәм танк техникларына тапшырырга дигән карар кабул итә. Механик-йөртүчеләр янына броняга экипаж әгъзалары утыра, алар фаралар яктысында юлны күзәтеп бара. Белградка якынлашканда шәһәрне артык җимермичә алу бурычы килеп баса. Югославия патриотлары белән берлектә разведка оештырыла. Жданов шәһәрдәге дошман гарнизонын берничә өлешкә бүлергә дигән карарга килә. 20 октябрьдә Белград азат ителә. Корпус гаскәрләре Югославиянең халык азатлык армиясе белән бергәләп дошманның 8200 солдатын һәм офицерын әсирлеккә ала, 2300 орудиесен, 3100 автомашинасын, йөзләгән пулемётын, меңәрләгән винтовкасын һәм автоматын кулга төшерә. 4 нче гвардия Сталинград Кызыл Байраклы механикалаштырылган корпусының 16600 сугышчысы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә, ә 26 кешегә Советлар Союзы Герое исеме, 214 кешегә Югославия орденнары бирелә. В.И. Жданов 13 совет гаскәрие белән беррәттән Югославиянең Халык Герое исеменә лаек була. Сугыш тәмамланганнан соң Жданов Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясе начальнигы вазыйфасына билгеләнә. 1964 елның 19 октябрендә генерал-полковник Жданов Белград янында авиация фаҗигасендә һәлак була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)