Габделхәким Корбангалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделхәким Корбангалиев latin yazuında])
Габделхәким Корбангалиев

Габделхәким Корбангалиев (18091872) — мөселман дин әһеле.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габделхәким бин Корбангали әл-Чардаклы 1809 елда Ырынбур губернасы Чиләбе өязе V башкорт кантоны Әйле вулысы (хәзерге Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы) Исмәгыйль авылында мулла Кормангали (Корбангали) Хәмитовның гаиләсендә туган. Корбангалиевлар нәселеннән.

Ризаитдин Фәхретдинов буенча, башта Орск өязе Юлык мәдрәсәсендә Габделлатиф бин Әдеһәм Юлыкый хәзрәттә белем ала. Аннары Минзәлә өязе XI башкорт кантоны Бүләр вулысы Симәк авылына (хәзерге Татарстанның Мөслим районы) Шәяхмәт бин Рафик әс-Симәки укырга бара, әммә биредә озак булмый һәм Стәрлетамак мәдрәсәсенә шәех Шәрәфетдин бин Зәйнетдин Эстәрлетамакыйга (?-1846) килә. Калифорния университеты профессоры Хәмит Алгар хәбәр итүенчә, монда шәех Шәрәфетдин бин Зәйнетдин Эстәрлетамакыйның төп варисы була һәм Нәкшбәндия тәрикатенә кереп иджаза ала.

XIX гасыр уртасында указлы мулла булып хезмәт итә, шушы чорда Корбангалиевлар Исмәгыйль авылыннан Ачарга күчә. 1852 елда Аскар авылыннан Мидиәк авылына указлы мулла итеп күчерелә. Биредә 1860 елда үз акчасына мәктәп ача, бу мәктәп 1883 елда Мидиәк мәдрәсәсе булып китә. Ризаитдин Фәхретдинов, Габделхәким Корбангалиев варислары-хәлифәләрен атап үтә: Зәйнулла бин Галекәй әл-Арыслан әл-Эстәрле, Камалетдин бин Шәрәфетдин бин Зәйнетдин, Хисаметдин бин Габделкәрим ән-Нәвазил, шәех Зәйнулла бин Хәбибулла әл-Халиди һәм башкалар.

1872 елда вафат була.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]