Газиз Кашапов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газиз Кашапов latin yazuında])
Газиз Кашапов
Туган телдә исем Газизҗан Салих улы Кашапов
Туган 21 август 1942(1942-08-21)
Яңа Үзи, Аксубай районы, Татарстан АССР
Үлгән 30 август 1991(1991-08-30) (49 яшь)
Чаллы, Татарстан
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Һөнәре язучы
Ата-ана
  • Салих Кашапов (әти)
  • Бану Гарипова (әни)

Газиз Кашапов, тулы исеме Газизҗан Салих улы Кашаповтатар язучысы, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1983 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Үзидә мәдәният йорты каршында бюсты

Ул 1942 елның 21 августында Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында туган. Кечкенәдән әти-әнисез калган Газиз үзенең әбисе тәрбиясендә үсә. 1957 елда ул туган авылының җидееллык мәктәбен, ә 1960 елда Иске Ибрай авылы урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел колхозда бухгалтер ярдәмчесе, аннары тракторчы һәм клуб мөдире булып эшли. 1962 елның көзендә Совет Армиясенә алынып, башта курсант, соңыннан гаскәри частьтә механик булып хезмәт итә, хәрби училище тәмамлый. 1971 елның февраленә кадәр кадровый хезмәттә. 1969 елда хезмәт вазыйфаларын үтәгән чакта алган җәрәхәтләрдән каты авырып китеп, бик озак госпитальдә дәвалана һәм ахырда хәрби эштән китәргә мәҗбүр була.

1973 елда Газиз Кашапов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә, бер үк вакытта, 19741982 еллар арасында, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы, Әлмәт шәһәрендә чыга торган «Хезмәт байрагы» газетасы һәм КамАЗ радиотапшырулвр редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Социалистик Татарстан» газетасының Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Тукай районнарындагы үз хәбәрчесе һәм язучыларның Чаллы оешмасында пропаганда бүлеге хезмәткәре булып эшли.

Газиз Кашапов иҗат эшен хикәяләр язудан башлый. Аның «Әти йолдызы» исемле беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга. Ләкин Газиз Кашаповны өметле яшь прозаик итеп таныткан беренче әсәр – «Сәмум җиле» повесте. Авторның «Солдат иртә ир була», «Җир җылысы» исемле повестьлары һәм «Язмышыңа ышан» дигән романы да телгә алырга лаеклы.

Язучы 1991 елның 30 августында вафат була[1].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Яр Чаллы язучылары(үле сылтама)
  2. Людмила Карташова. Старые традиции Нового Узеева 2019 елның 9 июль көнендә архивланган.. «Республика Татарстан», 29.03.2003(рус.)