Гаилә мәчете (Мияс)
Мәчет | |
Гаилә
Мәхәллә № 918 мәчете | |
Ил | Россия |
шәһәр | Чиләбе өлкәсе, Мияс шәһәр округы, Челән бистәсе, Ильменская ур., 22а |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | № 918 |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | мәчет |
Нигезләнгән | 2008 |
Төзелеш еллары | 2012—2018 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Гаилә (рус. Мечеть «Гаиля» в посёлке Селянкино) ― Чиләбе өлкәсе Мияс шәһәр округының Челән (Селянкино) бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (918 нче мәхәллә мәчете). Мияс шәһәрендә төзелгән беренче мәчет. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Мияс округы мөхтәсибәте карамагында.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәчет проектын эшләү 2008 елда ук башланган. Әмма акча җитмәү сәбәпле, эш вакытлыча туктатыла. 2012 елда бертуган Насыйровлар тарафыннан мәчет төзеләсе җир участогы Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының төбәк дини идарәсенә бүләк ителә һәм төзелеш яңадан башлана.[1] Мәчет төзелешендә ярдәм күрсәткән төп спонсор — «ИБК» компаниясе директоры Фәрит Вәлиев.[2] Бу эшнең төп инициаторлары ― Насыйровлар һәм Сәйфетдиновлар нәселе.
2018 елның 22 сентябрендә мәчет ачыла.[3] Мәчетне ачу тантанасында Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе баш мөфти Ринат хәзрәт Раев, округ башлыгы (ул вакытта в.б.) Григорий Тонких[d], Мияс округының имам-мөхтәсибе Әхмәт хәзрәт Хәсәнянов[4] һ. б. катнашкан. [1]
2023 елда мәчет ишегалдында Коръәнгә үзенчәлекле һәйкәл куела: агач төбе өстендә ачык китап һәм кара савыты, каурый каләм урнаштырылган, китапка Коръәннән аять язылган (идея авторы Әхмәт хәзрәт Хәсәнянов; тимердән коелган скульптур композицияне башкаручылар ― Радик Шаргулла улы һәм Роман Радик улы Газизовлар). [5] [6]
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәчет бинасы ике катлы. Бер гөмбәзе һәм керү юлы өстендә бер манарасы бар. Беренче катта ир-атлар, икенче катта хатын-кызлар дога кыла. Шулай ук ислам нигезләрен өйрәтү өчен кабинетлар каралган. Җәй көне биредә балалар өчен җәйге лагерьлар уздырыла. Мәчет ишегалдында балалар мәйданчыгы урнаштырылган. [1]
Стандарт буенча мәчет ике йөзгә кадәр, зур бәйрәмнәрдә — алты йөзгә якын кеше сыйдыра. Мәхәллә кешеләре ― татарлар, башкортлар һ.б.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Максим Савельев. В Селянкино торжественная открыли первую в Миасском городском округе мечеть. «Губерния - Южный Урал», 25.09.2018(рус.)
- ↑ В Миассе торжественно открылась первая мечеть. Мусульмане г. Миасса ВКонтакте, 24.09.2018
- ↑ - Мечеть Гаиля. Ислам в Миассе
- ↑ Ахмад Хасанянов ВКонтакте
- ↑ На территории мечети "Гаиля" установлен памятник Корану. Мусульмане г. Миасса Вконтакте, 23.06.2023
- ↑ Миасс шәһәрендә «Гаилә» мәчете территориясендә Коръәнгә һәйкәл куелды. Татар-информ, 23.06.2023
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мусульмане г. Миасса ВКонтакте
- Мечет Гаиля. Видео, 3:41
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Зөләйха мәчете ― Миясның Яр буе (рус. Набережная) урамында төзелүче мәчет.