Гали Закиров (1910)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали Закиров (1910) latin yazuında])
Гали Закиров
Туу датасы 1910 ел(1910)
Туу урыны Казан губернасы, Мамадыш өязе Байлар Сабасы
Үлем датасы ??.02.1944
Үлем урыны Украина ССР
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Һава-десант гаскәрләре Һава-десант гаскәрләре
Дәрәҗә Калып:ССРБ, кече сержант
Җитәкчелек иткән отделение
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены

Гали Закиров, Гали Закир улы Закиров, рус. Закиров Гали Закирович (1910 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Байлар Сабасы1944 ел, Украина ССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия кече сержанты, Воронеж фронты 60нчы армия 3нче гвардия һава десанты дивизиясе 8нче гвардия һава десанты полкы 3нче батальоны укчылар округы командиры, Советлар Берлеге каһарманы (1944)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ильинкадагы һәйкәле. Есил районы (Казакъстан)

1910 елда Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы аылында (2004 елдан шәһәр тибындагы бистә) крестьян гаиләсендә туган. Милләте — татар. Башлангыч белем алгач, күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1940 елда гаиләсе (хатыны Хәзирә) белән Казакъ ССР Төньяк-Казакъстан өлкәсе Ленин районы (хәзерге Есил районы) Ильинка авылына күченә. Анда МТСта эшли. 1941 елда Кызыл гаскәргә хәрби хезмәткә чакырыла.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның июль аеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында: Төньяк-көнбатыш, Үзәк, Воронеж , 1нче Украина фронтларында[2]. 1942 ел башында каты яралана, Байлар Сабасында 6 ай дәвалана. 1943 елның 9 октябрендә Воронеж фронты 60нчы армия 3 нче гвардия һава десанты дивизиясе 8нче гвардия һава десанты полкы 3нче батальоны укчылар округы командиры Г. Закиров Киев өлкәсе Вышгород районы Ясногородок авылы янында Днепрның уң ярында яуланган плацдармны киңәйтү өчен барган сугышта батырлык күрсәтә, дошманның бер ротага якын гаскәриен сафтан чыгара. Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (10.01.1944). 1944 елның февралендә Украина ССР җирендә барган сугышларның берсендә һәлак була (хәбәрсез югала).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-З). Казань, 2014.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Герои Советского Союза - казахстанцы. Алма-Ата, 1968
  2. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  3. Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
  4. Герои Советского союза-наши земляки.Кн.1. Казан, 1982.
  5. Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз. Казан, 1990.
  6. Ханин Л. Герои Советского Союза-сыны Татарии. Казан, 1968.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]