Эчтәлеккә күчү

Гертруда Элайон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гертруда Элайон latin yazuında])
ингл. Gertrude Belle Elion
Рәсем
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем ингл. Gertrude Belle Elion
Туу датасы 23 гыйнвар 1918(1918-01-23)[1][2][3][…]
Туу урыны Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Үлем датасы 21 февраль 1999(1999-02-21)[1][2][3][…] (81 яшь)
Үлем урыны Чапел-Гилл, Ориндж (округ, Төньяк Каролина), Төньяк Каролина, Америка Кушма Штатлары
Туган тел Америка инглизчәсе[d]
Һөнәр төре тереклек химиячесе, фармаколог, фармацевт, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе фармакология һәм тереклек химиясе
Эш урыны Дьюк үнивирситите
Әлма-матер Хантерский колледж[d][4], Нью-Йорк университеты[d][4], Нью-Йорк үнивирсититенең политихникә инеститүте[d], Walton High School[d] һәм Jamaica High School[d]
Фәнни җитәкче Джордж Хитчингс[d]
Әгъзалык АКШ милли фәннәр академиясе[d][5], Америка сынлы сәнгать һәм фәннәр академиясе[d], Национальная медицинская академия США[d], Американ фән үсешенә теләктәшлек ассоциациясе[d][6] һәм Лондон патша җәмгыяте
Бүләкләр
Нинди веб-биттә тасвирланган nasonline.org/publications/biographical-memoirs/memoir-pdfs/elion-gertrude.pdf
Изображение памятной доски
Кызыксынулары фармакология
Нинди вики-проектка керә Проект:Персоналии[d], Проект:Химия[d], Проект:Хатын-кызлар тарихы[d], Проект:Женщины-учёные[d], Проект:Физиология[d], Проект:Нью-Йорк[d], Проект:Нью-Йорк[d] һәм WikiProject Hudson Valley[d]
 Гертруда Элайон Викиҗыентыкта

Гертруда Белл Элайон (ингл. Gertrude Belle Elion; 23 гыйнвар 1918 ел, Нью-Йорк, АКШ — 21 февраль 1999 ел, Чапел-Хилл, Төньяк Каролина, АКШ) — Америка биохимигы һәм фармакологы. 1988 елда Элайон «Дару терапиясенең мөһим принципларын ачкан өчен» Джеймс Блэк һәм озак еллар җитәкчесе булган Джордж Хитчингс белән бергә физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе ала. АКШның Милли фәннәр академиясе (1990) һәм Милли медицина академиясе әгъзасы (1991), Лондон Король җәмгыятенең чит ил әгъзасы (1995). АКШның Милли фәнни медаленә лаек булган (1991).

Иммигрант яһүди гаиләсендә (атасы 12 яшьлек чагында — Литвадан, әнисе 14 яшендә Русиядән киткән) туа. 1937 елда Хантер көллиятендә бакалавриат тәмамлый һәм 1941 елда Нью-Йорк университетында химия специальносте буенча укып чыга. Шуннан лаборант һәм укытучы булып эшли, Бороу-Веллкам (хәзер GlaxoSmithKline) фармацевтик компаниясендә Джордж Хитчингсның ассистенты була. Хатын-кыз булганга Элайон аспирантурага керә алмый һәм беркайчан формаль рәвештә фәлсәфә докторлыгы дәрәҗәсенә диссертация якламый[15], әммә соңыннан Джордж Вашингтон университетыннан, Нью-Йорк университетының Политехник институтына (1989) һәм Гарвард университетыннан (1998) мактаулы доктор дәрәҗәсен ала.

Элайон тапкан дару препаратлары арасында меркаптопурин (лейкемиягә каршы препарат), азатон иммуносупрессоры, аллопуринол (подаградан), малярияга каршы пириметамин препараты, триметоприм, ацикловир (вируска каршы препарат, герпесны дәвалау өчен кулланыла) бар.

Америка сәнгать һәм фән академиясе (1991) һәм Америка фән үсешенә булышу ассоциациясе әгъзасы. "Галимнәрнең кешелекне искәртүе"нә кул куя (1992).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Garvan-Olin Medal (1968)
  • Физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе (1988)
  • АКШның Милли фәнни медале (1991)
  • АКШ Уйлап табучыларның милли дан залы (1991)
  • Лемельсон премиясе (1997)
  1. 1 2 Encyclopædia Britannica
  2. 1 2 Gerber J. B. Elion, Gertrude (23 January 1918–21 February 1999), biochemist // American National Biography Online / S. Ware[New York]: Oxford University Press, 2017. — ISSN 1470-6229doi:10.1093/ANB/9780198606697.ARTICLE.1202091
  3. 1 2 Brockhaus EnzyklopädieF.A. Brockhaus, 1796.
  4. 1 2 Ogilvie M. B. The Biographical Dictionary of Women in Science: Pioneering Lives From Ancient Times to the Mid-20th CenturyRoutledge, 2003. — 798 p. — ISBN 978-1-135-96342-2
  5. http://www.nasonline.org/member-directory/deceased-members/1653.html
  6. Notable Names Database — 2002.
  7. http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/medicine/laureates/1988/elion-bio.html
  8. https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
  9. https://www.womenofthehall.org/inductee/gertrude-belle-elion/
  10. https://www.acs.org/funding/awards/francis-garvan-john-olin-medal/past-recipients.html
  11. National Inventors Hall of Fame Db
  12. https://www.witi.com/halloffame/
  13. List of Royal Society Fellows 1660-2007Лондон патша җәмгыяте.
  14. North Carolina AwardsРоли: Департамент природных и культурных ресурсов Северной Каролины.
  15. Stille, Darlene R.. Extraordinary Women Scientists (p.65). Childrens Press.