Гравитомагнетизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гравитомагнетизм latin yazuında])
Әйләнә торган җисемнең импульс моменты J гравимагнит кырын Н булдыра
Электромагнетизмда аналогия буенча диполь моменты m магнит кырын В булдыра
Гравитомагнетизм Gravity Probe B дигән иярченнәр миссиясе тарафыннан 2011 елда расланган

Гравитомагнетизм яки гравимагнетизм - әйләнә торган җисем (гравитацион кыр чыганагы) өстәмә көч (гравимагнит көче) булдыру күренеше. Хәрәкәт итүче электр коргылары (электр агымы) магнит кырын булдыра, әлеге күренешнең аналогиясе буенча гравитациядә охшаш феномен гравимагнетизм дип атала, бу эффект Гомуми нисбәтлелек теориясендә күрсәтелә, шуңа күрә аналогия буенча Ньютонның классик гравитациясе "гравиэлектр", ә Эйнштейнның ГЧТ гравитациясе "гравимагнит" дип йөртелә.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ньютон классик механикасыннан аермалы буларак Эйнштейнның ГЧТдә гравитацион кырда җисем хәрәкәте кырның чыганагы әйләнүеннән бәйләнгән. Хәттә кыр чыганагы массалары бүленеше вакыттан бәйләнмәгән очракта чыганакның әйләнүе тәэсир итә, ләкин зәгыйфь кырда гравимагнит күренеше бик кечкенә.

Зәгыйфь гравитацион кырда кече тизлекләр өчен гравитацион ("гравиэлектр") һәм гравимагнит көчләре аерым алганда тикшереп була һәм гравимагнит көчәнешлелеге өчен тигезләмәләр электромагнетизм Максвелл тигезләмәләренә охшаш.

Әйләнә торган сферик симметрик М-массалы җисем L-импульс моменты белән гравимагнит көчен булдыра һәм аның тирәсендәге (c-яктылык тизлеге) тизлеге белән хәрәкәт итүче m-массалы кисәкчеккә гравитацион көчтән башка тагы гравимагнит көче тәэсир итә, ул электромагнетизмдагы Лоренц көче кебек кисәкчек тизлегенә һәм Bg-гравимагнит кыры көчәнешлелегенә перпендикуляр юнәлгән:

Әйләнә торган масса координаталар башында урнашкан очракта гравимагнит кыры көчәнешлелеге болай исәпләнә:

биредә Gгравитацион даими, r — радиус-вектор

  • (формула магнит диполе өчен формулага бик охшаш)

Гомуми нисбәтлелек теориясендә гравитация бәйсез көч булмый, ул фәза-вакытның кәкрелеге белән аңлатыла, гравимагнит кыры Bg шул ук геометрик мәгънәгә ия.

Көчле кырларда һәм релятивистик тизлекләр өчен гравимагнит кыры гравитацион кырдан аерым алганда тикшереп булмый.

Гравиэлектромагнетик тигезләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми нисбәтлелек теориясе буенча зәгыйфь кыр очракта әйләнә торган масса булдырган гравитацион кыр Максвелл тигезләмәләренә охшаган тигезләмәләр белән тасвирлана:

Гравитоэлектромагнетизм тигезләмәләре Максвелл тигезләмәләре (СГС)

биредә:

Гравиэлектромагнит кырында кисәкчеккә Лоренц көче аналогы тәэсир итә:

биредә:

  • m — кисәкчек массасы;
  • v — аның тизлеге.

Гравимагнит кыры зурлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиргә тәэсир итүче гравимагнит көче Кояштан юнәлгән һәм 3,1×109 Н тигез, бу көч Кояшка юнәлгән гравитацион тартылу көченнән 1×108 тапкыр ким, нәтиҗәдә Җир Кояшка тартыла.
  • Әйләнә торган Җир (импульс моменты L=7×1033 кг·м²/с) дә гравимагнит кырын булдыра, экваторда аның тизләнеше 3,1×10−6 м/с² тәшкил итә, бу тизләнеш 3,2×107 тапкыр ирекле төшү тизләнешеннән ким (g=9.8 м/с²).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]