Даниил Шиһапов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даниил Шиһапов latin yazuında])
Даниил Шиһапов
Туган телдә исем Даниил Ренат улы Шиһапов
Туган 19 октябрь 1981(1981-10-19) (42 яшь)
Казан
Яшәгән урын Нариманов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе[d]
Һөнәре театр һәм кино артисты
Бүләк һәм премияләре «Бронза арыслан» театр премиясе (2014)

Даниил Шиһапов (Даниил Ренат улы Шиһапов) – Россия театр һәм кино артисты. Лев Эренбургның «Кечкенә Драма театры»нда (Санкт-Петербург) уйный.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елның 19 октябрендә Казанда туган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Корбан-роман» фильмында Йосыф
«Фаворит» фильмында Пётр III
Даниил Шиһапов

2 сыйныфта укыган вакыттан Казан ТЮЗы куйган «Сычуаньнан мәрхәмәтле кеше» (Добрый человек из Сычуани), «Давыл» (Буря), «Яңгыр сатучы» (Продавец дождя), Тар-мар (Погром) спектакльләрендә катнаша.

  • Институтта укыганда «Томас Беккет»та Генрих IV, «Ромео һәм Джульетта»да Ромеоны, «Сәер Сэвидж ханым»да (Странная миссис Сэвидж) Джеффри рольләрендә уйный.

Театрдагы рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Өч кыз туган» (Три сестры) — Прозоров
  • «Иванов» — Львов
  • «Оркестр НДТ» — Маню
  • «Тормыш төбендә» (На дне) — Барон
  • «Сәер Сэвидж ханым» (Странная миссис Сэвидж) — Джеффри
  • «Томас Беккет» — Генрих IV
  • «Ромео һәм Джульетта» — Ромео

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2014 — «Корбан-роман» (реж. С. Юзеев) – Йосыф (баш рольдә)
  • 2011 — «Суходол» (реж. А. Стрелянная) – Гевраська
  • 2011 — «Йөрәгем минем — Астана» (Сердце моё — Астана) – Тимур
  • 2011 — «Распутин» – актёр
  • 2010 – «Алтын кисем» (Золотое сечение) (реж. С.жДебижев)– Гарри
  • 2008 — «Морфий», Михаил Булгаков буенча (реж. С. Балабанов) – конторада эшләүче
  • 2007 – «Качарга омтылу» (Попытка к бегству) (реж. Д. Парменов) – Дима Дронов
  • 2007 – «Чит кизү» (Чужое дежурство)
  • 2006 – Элемтә (Связь)
  • 2005 – Фаворит (реж. А. Карелин) — Пётр III

«Корбан-роман»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Корбан-роман» нәфис фильмында («Инновация» студиясендә Илдар Әбүзәров повесте буенча Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Юзеев куйган кыйсса) баш рольдә уйный. Рольләрдә Роза Хәйруллина, Эрнест Тимерханов, Александра Елагина. Белгечләр әйтүенчә, Д. Шиһаповның Йосыфы Чехов каһарманнары югарылыгына менеп җитә[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2014 – «Бронза арыслан» (Бронзовый лев) театр премиясе (Родион Раскольников роле өчен)[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видео карарга

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://jytely.info/kazan
  2. Билетэкспресс сайты, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-01-11 
  3. А. Мирханова. Күк-якын. «Корбан-роман»ны карагач. «Казань», 2014, № 9.(рус.)
  4. Л. Эренбург театры сайтында, archived from the original on 2014-11-08, retrieved 2015-01-11