Дора Воровская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дора Воровская latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дора Воровская
200px
Туган телдә исем Дора Моисей кызы Мамутова (Воровская)
Туган РИ, Одесса
Үлгән 07 11.1923
Алмания
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Милләт яһүдә
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
Һөнәре музыкант, дипломат
Балалар кызы Нина

Дора Воровская, Дора Моисей кызы Воровская (кыз фамилиясе Мамутова, рус. Дора Моисеевна Воровская, ?, Одесса1923 елның 7 ноябре, Алмания) — инкыйлабчы, дипломат, В. Воровскийның (икенче) хатыны һәм ярдәмчесе. РСФСРның Стокгольмдагы һәм Румдагы илчелекләре дипкурьеры һәм сәркатибе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Вацлав Воровский (ире) белән төшкән фоторәсем. Рум. 1921.

Одессада табиб гаиләсендә туган. 1900 еллар башында чит илдә укый. Урыс сәяси мөһаҗирләренең җыелышларына йөри. Берлинда В. Воровский белән таныша, дуслаша һәм аңа кияүгә чыга. Инкыйлаб эшчәнлегендә, матбугат эшләрендә, Вологдада сөргендә вакытта иренә тугъры дус һәм ярдәмче була.

1905 елда В. И. Ленинның кушуы буенча ире белән Женевадан Берлинга бара, алман социал-демократлары белән сөйләшүләр алып бара.

Октябрь инкыйлабыннан соң РСФСРның Стокгольмдагы һәм Румдагы илчелекләрендә дипкурьер һәм сәркатип булып хезмәт итә. 1923 елның 10 маенда урыс гаскәри офицеры, Швейцария ватандашы полковник Морис Конради (1896-1947) тарафыннан В. Воровский атып үтерелә[1]. Суд үтерүчене һәм аның ярдәмчесе Аркадий Полунинны (1889-1933) аклый[2].

Д. М. Воровская 1923 елның 7 ноябрендә Алманиядә санаторийда нерв киеренкелегеннән вафат була. Кызыл мәйданда көле салынган урна ире каберенә урнаштырыла. Әлеге вакыйга урнаны Мәскәү кирмәне диварындагы некропольдә беренче урнаштыру очрагы булып санала.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Абрамов Алексей. У Кремлёвской стены. М., Политиздат, 1988. ISBN 5-250-00071-1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]