Дүсем

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дүсем latin yazuında])
(Дүсем авылы тарихы битеннән юнәлтелде)
Дүсем
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Сарман районы
Координатлар 55°7'тн, 52°37'кнч
Нигезләнгән XVII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 286 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423353
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Дусюмово

ДүсемТатарстан Республикасының Сарман районындагы авыл.

Халык саны — 286 тирәсендә. Почта индексы — 423353.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVII гасырда нигезләнгән. Беренче тапкыр бу урынга Дүсмәкәй исемле кеше утырган. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул кешенең исеме Дүсмехәммәт булган. Авылның исеме башта шул кеше исеме белән Дүсмәкәй, ә аннан соң Дүсем дип аталган.

Октябрь революциясенә кадәр, барлык авыллардагы шикелле, Дүсем авылында да яхшы җирләр, урманлык һәм болыннар, хәтта таучыклар да авылның байлары кулында булган.

Бу елларда Дүсем авылында барысы 100 ләп вак крестьян хуҗалыгы булган. Шулардан 50 хуҗалык бер атлы, 20 хуҗалык 2 шәр атлы, ә калган  хуҗалыклар бөтенләй атсыз булганнар. Алар байларга көнлекче булып ялланып эшләгәннәр.

Дүсем авылы культура ягыннан да артта була.  Авылда I мәхәллә, 1 мәчет булган. Авылда 2 мулла: Сәлихҗан һәм Шәрифҗан , мөәзин Шәйдулла булган. 1916 нчы елда халык көче белән бер мәдрәсә салынган. Анда Миргарифан хәлфә укыткан.

Октябрь таңы аткач,  Дүсем авылының йөзен тамырдан үзгәртергә мөмкинлекләр ачыла. Авылның тышкы күренеше дә башкачага әйләнә.

Дүсем авылы Ләшәү Тамак һәм Минзәләбаш авыллары арасында утырган. Бу елларда, авыл ике урамнан тора.

Беренче комсомоллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүсемдә беренче комсомоллар 4әү булган. Авылда бу вакытта оешма булмаганлыктан, алар Карамалда волость комсомол оешмасына кергәннәр. Аларны укытучы Зәйнуллин Сөнгать хәзерләгән. Алар: Лотфрахманов Ширияздан, Бабиков Хисмәт, Ибатуллин Хисмәт, Гарифуллин Газиз.

Шуннан соңгы елларда авылда комсомол оешмасы оеша. Комсомоллар авылда газеталар уку, совет законнарын аңлату эшләрен алып барганнар.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
317 581 542 596 604 490 559 436 466 388 301 286

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә авылда 120 ләп хуҗалык исәпләнә. Дүсем төп гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, клуб, китапханә, элемтә үзәге, кибетләр эшли. Газ кертелгән, авыл эчендә юллар күтәртелгән, мәчет бар.

Авылда 3 урам бар: Совет урамы, Яшьләр һәм Гадел Кутуй урамнары.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.