Эчтәлеккә күчү

Жак Агар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жак Агар latin yazuında])
фр. Jacques d'Agar
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Франция[2]
 Дания кыйраллыгы[d]
Туу датасы 9 март 1640(1640-03-09) яки 1640[3]
Туу урыны Париж, Франция патшалыгы[4]
Үлем датасы 16 ноябрь 1715(1715-11-16)[5][6]
Үлем урыны Копенһаген[3]
Җирләнгән урыны Reformed Church[d]
Балалар Шарль Дагар[d][3]
Һөнәр төре рәссам
Укытучылары Jacob Ferdinand Voet[d] һәм Пьер Миньяр[d]
Жанр портрет[d]
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Национальная портретная галерея Швеции[d], Государственный музей искусств[d], Уэлс милли китапханәсе[d], Розенборг[d], Фредериксборг[d], Уффици[d] һәм Abbot Hall Art Gallery[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Jacob d'Agar
 Жак Агар Викиҗыентыкта

Жак (Я́коб) д’Ага́р (француз телендә: Jacques d'Agar, дат телендә: Jacob d'Agar; 1642, Шарантон-ле-Пон, Франция Корольлеге1715 елның 16 ноябре, Копенгаген, Дания Корольлеге) — тормышының күпчелек өлешен Англиядә һәм Даниядә эшләгән француз живописецы, портретисты. Парижда Король живопись һәм сынчылык Академиясе академигы (1675–1682), Дания корольләре Кристиан V һәм Фредерик IV-нең сарай яны рәссамы.

Агар эше Кристиан V портреты

Жак д’Агар Шарантон-ле-Понда 1642 елда туган. Ул Якоб Фердинанд Фут өйрәнчеге булган дип санала. 1675 елда тарихи живописец буларак Париж художестволар академиясенең әгъзасы булган. Әмма 1682 елның 31 январендә Нант эдикты гамәлдән чыккач протестант буларак Академиядән куылган булган. Ул шул ук елны Франциядән киткән һәм анда бүтән кайтмаган. Агар Англиягә барган һәм анда портретлар живописе белән дан казанган, аннан соң Төньяк Германия сарай яннарында эшләгән һәм ахырдан Копенгагенга чакырылган булган, анда король Кристиан V аны үзенең камергеры иткән. Ул Кристиан V-нең варисы Фредерик IV-тә шундый ук яклауга ия булган. Агар тормышының иң яхшы вакытын уздырган Даниянең живописецларына һичшиксез йогынты ясаган. Рәссам 1715 елда Копенгагенда үлгән. Д’Агарның улы Шарль шулай ук мәшһүр портретист булган.

Документлар
Тормышы һәм иҗаты очеркы
Башка эшләр
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр