Жозеф Фурье

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жозеф Фурье latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Жозеф Фурье
Fourier2.jpg
Туган телдә исем фр. Jean-Baptiste Joseph Fourier
исп. Francisco Munita
Туган 21 март 1768(1768-03-21)[1][2][…]
Осер[d][4]
Үлгән 16 май 1830(1830-05-16)[1][2][…] (62 яшь)
Париж, Франса[4]
Күмү урыны Пер-Лашез[d][5]
Ватандашлыгы Royal Standard of the King of France.svg Франса кыйраллыгы[d]
Flag of France.svg Беренче франсуз җөмһүрияте[d]
Беренче франсуз империясе[d]
Бурбон реставрациясе[d]
Беренче франсуз империясе[d]
Бурбон реставрациясе[d]
Әлма-матер Нормаль мәктәп[d][6]
Һөнәре матиматик, физик, тарихчы, археолог, университет профессоры, префект, мөһәндис
Эш бирүче Югары нормаль мәктәп[d], Политехника мәктәбе[d][6] һәм Гренобль университеты[d]
Père-Lachaise - Division 18 - Joseph Fourier 01.jpg

Commons-logo.svg Жозеф Фурье Викиҗыентыкта

Жан-Батист Жозеф Фурье (фр. Jean-Baptiste Joseph Fourier) — француз математигы һәм физигы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшьлек еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жан-Батист Жозеф Фурье тегүче гаиләсендә 15 баланың 12нчесе булып(әтисенең икенче никахында 9 нчы бала)дөньга килә. Аның әтисе чыгышы буенча Лотарингиядәге кечкенә шәһәрчектә кибетче гаиләсеннән. XVI—XVI гасырларда Жан-Батист Жозеф Фурьенең икетуган бабасы Пьер Фурье контрреформациядә танылган фигураларның берсе була. Аның әнисе Эдме 1777 елда вафат була. Ул вакытта Фурьега 9 яшь булган. Шул ук елны әтисе дә вафат була.[7]

Чиркәү музыканты җитәкчелек иткән үзенең мәктәбендә Фурье франсуз һәм латын телләрен өйрәнү буенча үзенең уңышларын күрсәтә. 12 яшендә Осер епискобы ярдәме белән Фурьены бенедиктиннар монастыре каршындагы хәрби мәктәпкә урнаштыралар.13 яшьтә Фурье математика белән кызыксына, ә 14 яшендә инде ул Безуның 6 томлык «Математика курсын» үзләштерә. Шул вакытта ул төннәрен математика белән шөгыльләнергә мөмкинлек булсын өчен, мәктәп бинасында янып бетмәгән шәм калдыкларын җыя. 1782—1783 елларда Фурье җыр, математика, риторика һәм механикадан күп санлы призлар яулый. Артык күп көч куюның нәтиҗәсе озакка сузылган каты авыру була.[8]

17 яшендә ул хәрби карьера белән саташа башлый һәм артиллерист яки хәрби инженер булырга тели. Мәктәп укытучыларының һәм инспекторларның ярдәм итүенә карамастан, Фурьенең теләген кире кагалар, чөнки ул чыгышы буенча туры килми. 1787 елда Фурье Луарадагы Изге Бенедикт Аббатлыгына керә, монда ул үзенә сан алырга җыена. 1787 елда ул үзенең алгебра буенча мәкаләсен Жан Этьен Монтюклга җибәрә, ләкин җавап ала алмый. Фурье аббатлыкны ташлый һәм 1789 елда башкалага китә. Парижда Корольләр фәннәр академиясеннә Фурье төрле дәрәжәдәге тигезләмәләрне саннар белән чишү турындагы эшне тапшыра.

Мисырга поход[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1798 елда Наполеон Мисырга үзенең походын башлый, походка Наполеон Фурьены, Монжны, Малусны да чакыра. Мисырны оккупацияләгән вакытта Фурье француз администрациясендә эшли. Археологик казу эшләре белән, шулай ук мәгәриф системасын формалаштыру белән җитәкчелек итә.Ул Каһирә институтын салуда катнаша һәм математика берлегенең 12 әгъзасының берсе була. Наполеонның үзе, Монж, Малус белән бергәләшеп эшли. Алай гына да түгел,Фурье институтның секретары булып сайлана. Мисырда эшләү һәм яшәү вакытында ул һәрвакыт үзенең постында кала.[9]

Гренобльдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гренобльда Фурьеның бюсты

Фурье 1801 елда Франциягә әйләнеп кайта һәм Политехника мәктәбенә профессор дәрәҗәсендә урнаша. Наполеон аңа Изер департаменты префекты постын тәкъдим итә ,ә Фурье тәкъдимне кире кага алмый һәм Гренобльгә юнәлә.Фурьеның төп казанышы булып Бургуэнда сазлыкларны киптеру эше белән җитәкчелек итү була,шулай ук Гренобль белән Туринны тоташтыручы яңа юл төзү эшен дә җитәкли. Шул ук вакытта Фурье «Мисар тавсирлмасы» дигән җыентык өстендә дә эшли. Материаллар җыю белән беррәттән ул Борынгы Мисыр турында тарихи белешмә дә яза.Наполеон аңа берничә төрле үзгәртүләр керткәннән соң,җыентык 1810 елда басыла башлый.

Фурьеның бу эшчәнлеге Наполеон тарафыннан югары бәяләнә:Фурье Шәрәфле легион ордены белән бүләкләнә, ә 1809 елда барон титулы ала.

1814 елда Наполеон җиңелә һәм Эльба утравына сөргенгә җибәрелә.Наполеонның юлы Гренобль аша узарга тиеш була ,ә Фурье шәһәрдә куркыныч янавы турында аңа язу җибәрә. Наполеон Эльбаны ташлап үзенең армиясе белән Гренобль аша узарга тиеш була,ә Фурье ашыгыч рәвештә шәһәрне ташлап китә. Бу Наполеонның ризасызлыгын кузгата. Соңырак Фурье Наполеонның үзенә карата карашын уңай якка үзгәртә ала. Император Фурьены Рона префекты итеп билгели.Ләкин тиздән Фурье үзенең постыннан киә.1810 елның 15 июнендә Наполеон Фурьега 6 мең франк күләмендә пенсия билгели, ләкин Фурье пенсияне бер мәртәбә дә ала алмый, чөнки Наполеон императорлыктан төшерелә. Шуннан соң Фурье Парижга әйләнеп кайта, күпмедер вакыт Статистика бюросында директор булып эшли, ә 1817 елда Академия әгъзасы була.


Укытучылар эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нормаль мәктәптә укыганда ук тәҗрибәле укытучы буларак, Фурье үзенең педагогларына, аларның лекцияләр алып бару алымнарына бәя бирә. Ул Лапласның лекцияләрен төгәл дип атады. Аның сүзләренә караганда, тәңкә лекцияләре тавышлы төгәл һәм аңлаешлы булган. Ул химия буенча Бертолле лекцияләре фәнне белгән кеше генә аңлый алыр иде, дип саный.

Политехник мәктәптә укучыларны сайлап алу белән шөгыльләнгәндә Фурье тырышлыгыгыздан да күбрәк талантның мөһимлегенә ышана. Фурье шәкертләренең берсе аны Мисыр походында мәктәптә алмаштырган Пуассон була, аннары Фурье тәкъдим иткән җылылыкның аналитик теориясе мәсьәләләре буенча аның оппоненты була

Сәяси караш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта Фурье гаярь якобин позицияләрендә була, әмма вакытлар узу белән уртача либерал була.

Фәнни казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алгебраик тигезләнүнең ялган тамыры (Фурье теоремасы, 1796) булуын исбатлый
  • Ж. Мурайлега бәйсез рәвештә, Исаак Ньютон тарафыннан эшләнгән тигезләмә чишү ысулын куллану шартлары турындагы мәсьәләне тикшерә (1818).
  • «Җылылыкның аналитик теориясе» монографиясендә каты тәндә җылылык үткәрүчәнлеген тигезләү һәм төрле чик шартларында аны интеграцияләү ысулларын эшләү турында сүз барды. Фурье методы Фурье тригонометрик рәтләр рәвешендә функцияләр тәкъдим итүдә тора.
  • Хәзерге математикада мөһим роль уйнаучы интеграл ярдәмендә функцияләр тәкъдим итү формуласын таба.
  • Төрле кәкреклеләрнең тавышы кисүдән төзелгән теләсә нинди ирекле башланган линиянең бердәм аналитик чагылышы булуын исбатлый.
  • 1823 елда Өрстедка бәйсез рәвештә термоэлектрик эффект ачты, ул суперпозициянең үзлегенә ия булуын күрсәтте, термоэлектрик элемент булдырды.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елда Халыкара астрономия союзы ай кратерының күренә торган ягына Фурье исеме бирә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #118684310 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq data platforma, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы — 2011.
  3. 3,0 3,1 Архив по истории математики Мактьютор
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Фурье Жан Батист Жозеф // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. 5,0 5,1 Moiroux J. Le cimetière du Père-LachaiseParis: 1908.
  6. 6,0 6,1 Архив по истории математики Мактьютор
  7. J J O'Connor and E F Robertson. Jean Baptiste Joseph Fourier. University of St Andrews, Scotland (1997).
  8. Prestini, 2004.
  9. Dirk Jan Struik. Joseph, Baron Fourier. Encyclopædia Britannica