Заһир Исмәгыйлев һәйкәле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Заһир Исмәгыйлев һәйкәле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Һәйкәл
Заһир Исмәгыйлевка һәйкәл
250x350px
Заһир Исмәгыйлевка һәйкәл
Урын БР, Уфа, Ленин урамы
Сынчы Х. М. Хәбибрахманов
корымчы С. А. Голдобин
Төзелеш ???—2008 еллар
Материал бронза, гранит

Заһир Исмәгыйлев һәйкәлеУфа шәһәренең Киров районында куелган монумент.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композитор Заһир Исмәгыйлевка һәйкәл Өфенең Ленин урамында Башкорт дәүләт опера һәм балет театры белән янәшә урнашкан Театр скверында, композитор хөрмәтенә аталган Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты каршында куелган. Һәйкәл Заһир Гариф улы нигез салган һәм 20 еллап җитәкләгән югары уку йортына 40 ел тулган көннәрдә — 2008 елның 18 октябрендә тантаналы рәвештә ачыла.

Бу — Башкортстанда Заһир Исмәгыйлевка беренче һәйкәл. Һәйкәлнең авторы — Салават Юлаев исемендәге җөмһүрият Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган рәссамы Хәниф Мирзаһит улы Хәбибрахманов. Автор әйтүенчә, аңа тере чакта композитор белән очрашырга туры килмәгән, шуңа күрә һәйкәлне эшләгәндә ул фото - һәм видеоматериал кулланган. Һәйкәлнең архитекторы — Салават Юлаев исемендәге бүләк лауреаты Сергей Анатолий улы Голдобин.

Заһир Исмәгыйлев иҗади илһам килгән вакытында, кулына камыш курай тотып, утыргычта утыра итеп сурәтләнгән. Һәйкәл бронзадан эшләнгән, киртә белән уратылган. Постаментта башкорт һәм урыс телләрендә:

Бөйөк башҡорт композиторы Заһир Исмәғилев
Выдающийся башкирский композитор Загир Исмагилов

дип язылган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]