Зәйнетдин Агафуров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнетдин Агафуров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зәйнетдин Агафуров
Туган телдә исем Зәйнетдин Хисаметдин улы Агафуров
Туган 1861(1861)

Екатеринбур, Русия империясе

гражданлык = Русия
Үлгән 1924(1924)
Харбин, Кытай
Милләт татар
Һөнәре сәнагатькәр, хәйрияче
Җефет Әсма Садыйк кызы
Балалар улы Нуретдин, кызлары Маһирә,Мәрьям
Ата-ана
  • Хисаметдин Гафур улы (әти)
  • Биби-Газизә (әни)

Зәйнетдин Агафуров (тулы исеме Зәйнетдин Хисаметдин улы Агафуров ) – татар сәнагатьчесе, меценат, хәйрияче. 1861 елда Екатеринбурда туган, 1924 елда Харбинда вафат. Әтисе Хисаметдин Гафур улы Казан губернасы Лаеш өязе Юлга авылыннан. Әнисе – Биби-Газизә.

1883 елда абыйсы Камалетдин, энесе Кашшафетдин белән бергә Екатеринбурда “Бертуган Агафуровлар” сәүдә йорты” (урысча “Торговый дом “Братья Агафуровы”) оештыра: Успенская (хәзерге Вайнер урамы, 16 йорт) урамында арендага алынган бинада универсаль кибет ача.

Товар кайтару өчен Варшауда (1898 ел), Мәскәүдә(1908 ел) махсус кантур ачалар. Польшага, Германиягә, Швейцариягә, Франциягә, Кытайга, Япониягә барып, сәүдә бәйләнешләре ясыйлар. Сәүдә йорты үз эшчәнлеген көнбатышта Варшаудан алып, көнчыгышта Япониягә кадәр җәелдерә.

1913 елга сәүдә йортының тауар әйләнеше елга 6,5 миллион сумга җитә.

З. Агафуров - ХХ йөз башы татар иҗтимагый тормышында күренекле эз калдырган, татар дөньясының үсеше өчен җан аткан абруйлы, милләтпәрвәр шәхес, гомуми хәйрия урыннарына күп акчалар сарыф итә.

Екатеринбурдагы мөселман хәйрия җәмгыятенең беренче рәисе була. Аның акчасына Екатеринбурта һәм күрше өязләрдә мөселманнар өчен мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр ачыла һәм тотыла, Пиремнең, Нижгарның мәчетләрен төзүдә башлап йөри, акчалата ярдәм итә. Хатыны (Әсма Садыйк кызы Габдрәшитова, Троицкидан) татар кызлары өчен махсус мәктәп тота.

Шәһәрдә велосипед сөючеләр җәмгыяте һәм ат чабышы җәмгыяте торгызуы да мәгълүм.

Сәүдә йортының 25 еллык юбилее (1908 ел) хөрмәтенә Александр тасмасындагы алтын медаль, Екатеринбурның даими мактаулы ватандашы исеме бирелә.

1918 елдан Харбинда (Кытай) яши. 1924 елның июнендә шунда вафат.

Зәйнетдин Агафуров йортында (архитекторы Ю. Дютель) Татарстанның Свердлау өлкәсендәге даими вәкиллеге (Сакко һәм Ванцетти урамы) урнашкан ¹.

Екатеринбур шәһәре хакимияте Зәйнетдин Агафуровка һәйкәл куярга уйлый: проектын скульптор Геворк Геворкян ясаган ².

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

¹ http://kudago.com/ekb/place/dom-agafurovyh/

² http://www.berlogos.ru/news/v-tsentre-ekaterinburga-poyavitsya-pamyatnik-agafurovym.php

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://kudago.com/ekb/place/dom-agafurovyh/