Игнац Кунош

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игнац Кунош latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Игнац Кунош Ignác Kúnos
Туган телдә исем Игнац Кунош Ignác Kúnos
Туган 22 сентябрь 1860(1860-09-22)
Шамшон, Маҗарстан
Үлгән 12 гыйнвар 1945(1945-01-12) (84 яшь)
Будапешт
Күмү урыны Козма урамындагы яһүд зираты[d]
Милләт маҗар
Ватандашлыгы Flag of Hungary.svg Маҗарстан
Альма-матер Будапешт университеты[d]
Һөнәре тел галиме, профессор
Kunos-i.jpg

Commons-logo.svg Игнац Кунош Ignác Kúnos Викиҗыентыкта

Игнац Кунош ( маҗарча Ignác Kúnos) - татар халык авыз иҗатын туплаучы маҗар галиме, төрки телләр профессоры.

1860 елда Шамшонда яһүди гаиләдә туган[1]. 1945 елда, совет гаскәренең Будапешт операциясе дәвамында һәлак булган.[2]

Будапешт университетының көнчыгыш бүлеген тәмамлый. Маҗарстан фәннәр академиясе һәм яһүдиләр җәмгыяте юлламасы белән Төркиядә, Фәләстыйнда, Мисырда этнография сәяхәтләрендә була. Австрия - Маҗарстанның араларын яхшыртуга өлеш кертә.

1891 елда Маҗарстан фәннәр академиясенә мөхбир-әгъза итеп сайлана.

1892 елда Көнчыгыш сәүдә академиясенең директоры (Маҗарстанда дәүләт мәгариф оешмасын җитәкләгән беренче яһүди була).

Урал-алтай телләренә багышланган «Keleti-Szemlé» журналы чыгара (Бернат Мункачи белән бергә).

Париж Азия җәмгыяте әгъзасы («Société asiatique de Paris»).

Төрекчәдән маҗарчага тәрҗемәләре күп.

Беренче бөтендөнья сугышында әсир төшкән төрки халыклар вәкилләре (казан һәм себер татарлары, мишәрләр, башкортлар, кумыклар, нугайлар, төрекмәннәр, кыргызлар) янында Егер (Хеб) һәм Эстерг шәһәрләрендәге концлагерьларда булып, алардан халык авыз иҗаты әсәрләре язып ала, фонографияле табага яздыра, фәнни яктан төрләргә бүлә (1915 – 1918 еллар).

1 200 бит хасил иткән кулъязма 1952 елдан соң Маҗарстан фәннәр академиясенең Көнчыгыш коллекциясенә эләгә. Аларны бастырып чыгару белән соңрак Жужа Какук (Zsuzsa Kakuk) ханым шөгыльләнә.

Кулъязмадагы әсәрләрне И.Кунош түбәндәгечә урнаштырган:

1 төргәк. Казан татарларының халык әкиятләре һәм дүртьюллык җырлар.

2 төргәк. Мишәрләрнең әкиятләре.

3 төргәк. Кырым татарларының халык җырлары, әкиятләре.

4 төргәк. Кырым - нугай сүзләре исемлеге, шигырьләре.

Кулъязмада шулай ук кырым - караим һәм дунай татарларының әсәрләре дә бар.

И. Кунош кулъязмасында Казан татарлары турында : “көнчыгыш мәдәниятендә татарлар иң үсешкә ирешкән, акыл үсеше ягыннан иң алдынгы милләт. Аурупа күзлегеннән караганда да, халык чишмәсеннән туенучы татар әдәбияты һәм шигърияте дә югары биеклектә. Аларның тирән мәгънәле җырлары да мәңге бетмәсләр кебек. Казан татарлары эш сөючән, аралашучан. Җир эшкәртәләр, бакча үстерәләр. Аеклар, акыл белән уйлап эш йөртәләр. Куллары алтын: барлык кирәкле нәрсәне үзләре ясый.”

Мишәрләр һәм кырым татарларына да бәяләмәләр язган.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The Hungarian Jewish Legacy List. Historians.
  2. Új magyar életrajzi lexikon III. (H–K). Főszerk. Markó László. Budapest: Magyar Könyvklub. 2002. 1254–1255. o. ISBN 9635474148
  3. Жужа Какук. Татарский материал Игнаца Куноша. Советская тюркология, 1987 ел,3 сан, 56 бит.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мирас, 1993 ел, № 2 — 7, 9 — 12; 1994 ел.
  2. Kazantatarische Volksmärchen. Auf Ground der Sammlung von Ignác Kúnos herausgegeben von und Imre Baski (Oriental Studies 8). – Budapest, 1989 ел.
  3. Ignas Kunos’s Nachlass in der Orientalischen Sammlung die Bibliothek der Ungarischen Akademie der Wissenschaften / in: Jubilee Volume of theOriental Collection.1951-1976. Budapest, 1978 ел. 115-126 бит.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]