Иман нуры (мәчет, Ижау)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иман нуры (мәчет, Ижау) latin yazuında])
(Иман нуры (мәчет, Ижевск) битеннән юнәлтелде)
Мәчет
Иман нуры
рус.  Ижевская мечеть Иман нуры
Иман нуры мәчете
Иман нуры мәчете
Иман нуры мәчете
Ил Россия
Шәһәр 426065,
Удмуртия,
Ижау, Петров(рус.) ур., 53
Координатлары 56°52′01″, 53°17′38″
Дин Ислам
Мәхәллә УРМ ТДН / «Нур ислам мәчете» мәхәлләсе җирле ислам оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 20062009 еллар
Төп даталар:
2006 ел ― төзелеш башлану
2009 ел ― төзелеш тәмамлану
2012 ел ― файдалануга рөхсәт алыну
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Ижауның «Иман нуры» мәчете (рус. Ижевская мечеть «Иман нуры») – Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең Устинов районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет тарихы 1996 елда, Ижауда беренче тапкыр, Ижау җәмигъ мәчетен Ленин районында төзеп тапшырганнан соң, яңа мәчет төзү мөмкинлеге турында сөйләшкәндә башлана, чөнки җәмигъ мәчетенең зур бинасы да дини бәйрәмнәр көннәрендә бөтен кешене сыйдырып бетерә алмый. Устинов районындагы җир участогы 2001 елда бүлеп бирелгән, мәчет төзелеше 2006 елның 5 сентябрендә башланган. 2008 елның 5 сентябрендә түбәдә ярымайлы манараны урнаштыралар. Төзелеш эшләре 2009 елда тәмамланса да, бинаны файдалануга тапшыру рөхсәте 2012 елның апрелендә генә алынган[1].

Мәчет төзелеше 18 млн. сумга төшкән. Акчаның 2 млн сумы — физик һәм юридик затлардан иганә хисабына һәм Удмурт Республикасы Президенты А. А. Волковның(рус.) махсус хәйрия фондыннан алынган. Калган акчаны Ижауның бер шәхси предприятиесе биргән. Мәчет тирәсен төзекләндерү эшләре тагын 100 мең сумга төшкән. Төзелеш эшләрендә «Россия Махсус төзелеше» каршындагы «8нче ГУССТ» ФДУП катнашкан.

Мәчетне төзүгә якын-тирәдә яшәүче өлкән яшьтәге ханымнар зур өлеш керткән, аларны, шаяртып, «Устинов әбиләре» дип атыйлар, алар төзелеш өчен мәйдан табуда, Ижау мөфтиятеннән, татарларның милли-мәдәни берләшмәсеннән теләктәшлек алуда, хәйриячеләр табуда зур эшләр башкара алган[1].

Мәчетне ачу тантанасы 2012 елның 14 июнендә була. Анда Удмуртия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Илдар Бикбулатов (мәчеткә яңа келәм бүләк иткән), Ижау һәм Удмуртия җитәкчелеге вәкилләре, милли-мәдәни оешмалар вәкилләре катнашкан. Удмуртия Президенты котлау телеграммасын юллаган, анда мәчетне төзешкән хатын-кызлар хөрмәтенә «Әниләр мәчете» символик исемен саклап калырга тәкъдим иткән.

Мәчет 120 кеше сыйдыра. Җомга намазына 150дән артык ир-ат килә[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 «Свет веры». МК Ижевск(рус.)
  2. Мечети Удмуртии. РДУМУ в составе ЦДУМ РФ

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]