Ирина Вострикова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Вострикова latin yazuında])
Ирина Вострикова
Туган 30 август 1970(1970-08-30)[1] (53 яшь)
Түбəн Кама, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре җиңел атлет

Ирина Анатольевна Вострикова (1970 елның 30 августы, Түбән Кама, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия җиңел атлетчысы, күп төрле ярыш буенча белгеч. 1990 нчы елларда җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган. Бинада Европа чемпионатларының көмеш һәм бакыр медальләре иясе, шәхси һәм команда зачётларында Европа Кубогы җиңүчесе, Бөтенроссия беренчелекләре чемпионы һәм призёры. Татарстан данын яклаган. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры. Җиңел атлетика буенча тренер.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирина Вострикова 1970 елның 30 августында Татарстан АССРның Түбән Кама шәһәрендә туа.

Балачактан ук гимнастика белән шөгыльләнгән, җиңел атлетикага 1980 елда ун яшендә күчкән. Профсоюзлар (Түбән Кама) өчен чыгыш ясаган.

Өлкәннәр арасында бөтенроссия дәрәҗәсендә 1994 ел сезонында Владимир шәһәрендә узган Россия ачык чемпионатында бакыр медаль яулый. Россия милли җыелма командасы составына кереп, Лионда узган Европа Кубогында чыгыш ясаган — шәхси зачётта сигезенче урынны ала һәм хатын-кызлар команда зачётында җиңү яулый. Шулай ук Санкт-Петербургта узган Игелекле ихтыяр уеннарында ил данын яклаган.

1995 елда Чиләбедә узган кышкы Россия чемпионатында һәм Мәскәүдә узган җәйге Россия чемпионатында бакыр медаль яулый. Хелмондта узган Европа Кубогында шәхси беренчелектә дүртенче була һәм команда беренчелегенең бакыр призёры була.

1996 елда Липецк шәһәрендә узган кышкы Россия чемпионатында, Елена Лебеденкодан гына калышып, биш төрле ярышта көмеш медаль яулый. Стокгольмда узган Европа чемпионатында бакыр медаль ала.

1997 елда Липецк шәһәрендә узган кышкы Россия чемпионатында бакыр медаль яулый. Шәхси рекорд 6390 очко белән Краснодарда узган җәйге Россия чемпионатында җиңә. Оулуда узган Европа Кубогының шәхси һәм команда зачётларында җиңә, Катаниядагы Универсиадада көмеш медаль яулый. Афинадагы дөнья чемпионатында катнашкан — 6277 нәтиҗә белән сигезенче урынны ала.

1998 елда Таллинда узган Европа Кубогында чыгышны вакытыннан алда тәмамлый.

1999 елда Прагада Европа Кубогында шәхси зачётта өченче була һәм ватандашлар белән бергә команда зачётында җиңү яулый. Севильяда узган дөнья чемпионатында 6153 нәтиҗә белән 13 нче урынны яулый.

2000 елда Гентта узган Европа чемпионатында җиде төр ярышта көмеш медаль ота — монда алман Карин Эртльдән генә калышкан[2].

Күренекле спорт нәтиҗәләре өчен «Россиянең халыкара класслы спорт мастеры» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Казан университетының икътисад факультетын тәмамлаган[3]. Җиңел атлетика буенча балалар тренеры булып эшләгән[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. World Athletics database
  2. Ирина Вострикова — профиль на сайте IAAF
  3. Вострикова Ирина Анатольевна // Лёгкая атлетика. Энциклопедия / Авторы-составители В. Б. Зеличёнок, В. Н. Спичков, В. Л. Штейнбах. — М.: «Человек», 2012. — Т. 1. — С. 157. — ISBN 978-5-904885-80-9.
  4. Джаудат Абдуллин, Александр Егоров (2013-03-08). Ирина Вострикова: «И вот выбегаю я из Кремля, а на улице стоит Минтимер Шаймиев и хлопает мне. Я ему тоже помахала…». Часть 1-я. Бизнес Online.