Ирина Кривко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Кривко latin yazuında])
Ирина Кривко
Туган 30 июль 1991(1991-07-30) (32 яшь)
Сәнно[d], Витебск өлкәсе, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Белоруссия
Әлма-матер Полоцкий государственный университет им. Ефросинии Полоцкой[d] һәм Q87390007?
Һөнәре биатлонист
Кардәшләр Виктор Валерьевич Кривко[d][1]

 Ирина Кривко Викиҗыентыкта

Ирина Валерьевна Кривко (белар. Ірына Валер’еўна Крыўко; 1991 елның 30 июле, Сенно, Витебск өлкәсе, Беларус ССР, ССРБ) — Беларусия биатлончысы, эстафетада 2018 елгы Олимпия чемпионы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирина Кривко Витебск өлкәсенең Сенно шәһәрендә туа. Бишенче сыйныфта укыганда, физкультура укытучысы, элекке биатлончы Валентина Гордецкая аңа игътибар иткәч, спорт мәктәбе тренеры Валерий Михайлович Лекторовка күрсәтә. Энесе Виктор шулай ук биатлончы була[2]. 2018 елда Беларусия җыелма командасы сервисчысы Артем Лещенкога кияүгә чыга.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара ярышларда 2009 елда Канаданың Кенмор шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатында дебют ясый. Анда беренче шәхси узышта Канада биатлончысы Йолен Оддуга 10 секунд оттырып, дүртенче урынны ала[3], спринтта — 14 нче һәм пасьютта сигезенче була[4]. Кривко Неля Никалаева һәм Дарья Нестерчик белән бергә эстафетада икенче урынны алып, Россия кызларына оттырып, беренче медален яулый. 2010 елда Швециянең Турсбю шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатында Кривко шәхси узышта бишенче була, спринтта, Польшадан Монике Хойнишка гына оттырып, дүртенче, пасьютада — җиденче, ә эстафетада Диана Москаленко һәм Дарья Нестерчик белән бергә бакыр медаль яулый. Тиздән Эстониянең Отепа шәһәрендәге Техванди спорт үзәгендә Европа ачык чемпионатында чыгыш ясый, һәм шәхси узышта 18 нче, спринтта 15 нче, пасьютада 17 нче, катнаш эстафетада Алла Талкач, Александр Мингалев һәм Артем Лещенко белән бергә бишенче була[5].

2010/2011 сезонын IBU Кубогы этапларында чыгышлардан башлый һәм беренче узышта ук, спринтта 39 урын алып, беренче очколар ала. Аның иң яхшы казанышы — Австриянең Обертиллиахта пасьютада 19 нчы урын[6].

2011 нче елда Чехияның Нове Место-на-Мораведа яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатыда Кривко спринтта 12 нче, пасьютта 20 нче һәм шәхси ярышта 14нче була. Эстафетада Динара Алимбекова һәм Дарья Нестерчик белән бергә 11 нче була. Тиздән Италиянең Валь-Риданна үзәнендә урнашкан Массерия урынында (Рачинес коммунасы) узган Европа ачык чемпионатында шәхси ярышта 9 нчы, спринтта 11 нче, пасьютта 8 нче булган. Дарья Нестерчик, Алексей Абромчик һәм Александр Дорожко белән катнаш эстафетада беренче медален яулый[7].

2011/2012 сезонын IBU Кубогы этапларында чыгышлары белән башлый. Әмма Италиянең Валь-Риданне шәһәрендә икенче этапта гына чыгыш ясап, Австрия Хохфильценында узган дөнья Кубогы этапларында дебют ясый. Спринтта 46 нчы урынны ала, киләсе куу узышы ярышында, 40 нчы урынны алып, дөнья Кубогы этапларында беренче очколар җыя[8].

2012 елгы яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында спринтта лидерлардан 1:37 исәбе белән артта калып 20 нче килә, куу узышында Ольга Галичка бары тик 11 секундка гына оттырып 3 нче килә.

Дөнья чемпионатында 2012 елда дебют ясый — шәхси ярышта старт алып, финишка килеп җитә алмый[9].

2017/2018 сезонында Ансидагы Дөнья кубогы этабында масс-стартта икенче була. Шулай ук 2018 елгы Олимпиадада «алтын» эстафета составында була, шуның өчен «Шәхси батырлык өчен» ордены белән бүләкләнә.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшүсмерләр һәм яшьләр казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Үткәрү урыны Яшь Шәхси узыш Спринт Куу узышы Эстафета Катнаш эстафета
2009 ДЧ Канада байрагы Канмор U19 4 14 8 2
2010 ДЧ Швеция байрагы Турсбю U19 5 4 7 3
2010 АЧ Эстония байрагы Отепя U19 18 15 17 5
2011 ДЧ Чехия байрагы Нове Место U21 14 12 20 11
2011 АЧ Италия байрагы Валь-Риданна U21 9 11 8 3
2012 ДЧ Финләндия байрагы Контиолахти U21 14 20 3 9

Европа чемпионатларында катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Үткәрү урыны Шәхси узыш Спринт Куу узышы Эстафета
2014 Чехия байрагы Нове-Место-на-Мораве 3 15 22 1
2015 Эстония байрагы Отепя - 5 6 5
2019 Беларусия байрагы Раубичи 3 11 2 -

IBU Кубогында чыгышлар статистикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010/2011 Норвегия байрагы Бейтостёлен Италия байрагы Мартелло Австрия байрагы Обертиллиах Чехия байрагы Нове-Место Алмания байрагы Альтенберг Словакия байрагы Осрблье Болгария байрагы Банско Франция байрагы Анси Нәтиҗә
Спр Спр Инд Спр Спр Пр Инд Спр Спр Пр Инд Спр Спр Спр Инд Спр Пр Очков Урын
39 20 DNS 22 19 DNS 37 29 24 97 46
2011/2012 Швеция байрагы Эстерсунд Италия байрагы Валь-Риданна Австрия байрагы Обертиллиах Италия байрагы Форни-Авольтри Франция байрагы От-Морьенн Канада байрагы Канмор Канада байрагы Канмор Алмания байрагы Альтенберг Нәтиҗә
Спр Спр Инд Спр СМ Спр Пр Инд Спр Эст Спр Пр Спр Спр Инд Спр Инд Спр Пр Очков Урын
24 17 41 87
2013/2014 Швеция байрагы Идре Норвегия байрагы Бейтостёлен Австрия байрагы Обертиллиах Италия байрагы Валь-Риданна Италия байрагы Валь-Риданна Алмания байрагы Рупольдинг Словакия байрагы Осрблье Италия байрагы Мартелло Нәтиҗә
Спр Спр Инд Спр Спр Пр Эст Спр Спр Инд Спр См Спр Пр Спр Пр Спр Пр См Очков Урын
48 21 13 46 37 26 15 4 8 47 DNS 11 15 7 192 18
2014/2015 Норвегия байрагы Бейтостёлен Италия байрагы Мартелло Австрия байрагы Обертиллиах Чехия байрагы Душники-Здруй Италия байрагы Валь-Риданна Словакия байрагы Осрблье Канада байрагы Канмор Нәтиҗә
Спр Спр Спр Пр Инд Спр Спр См Спр Спр Пр Спр Пр См Спр Пр Инд Спр См Очков Урын
11 3 156 37

Дөнья чемпионатларында катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Үткәрү урыны Шәхси узыш Спринт Куу узышы Масс-старт Эстафета См Ялгыз катнаш эстафета
2012 Алмания байрагы Рупольдинг DNF - - - - - мәгълүматлар юк
2015 Финләндия байрагы Контиолахти 19 - - - 6 - мәгълүматлар юк
2016 Норвегия байрагы Хольменколлен 64 66 - - 18 9 мәгълүматлар юк
2017 Австрия байрагы Хохфильцен 14 36 45 - 9 22 мәгълүматлар юк
2019 Швеция байрагы Эстерсунд 62 26 33 24 11 - -
2020 Италия байрагы Антхольц 30 52 49 13 12

Олимпия уеннарында катнашу [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Үткәрү урыны Шәхси узыш Спринт Куу узышы Масс-старт Эстафета Катнаш эстафета
2018 Көньяк Корея байрагы Пхёнчхан 36 17 17 26 1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Васильев Р. В Раубичах много ос, но бояться не надо: они жалят только чемпионов! // Sputnik Беларусь — 2019.
  2. КРИВКО Ирина Валерьевна
  3. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  4. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  5. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  6. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  7. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  8. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  9. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]