Иске Урыссу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Урыссу latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Урыссу
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Уруссинское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Уруссинское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 423960

Иске УрыссуТатарстан җөмһүриᴙтсының Ютазы районындагы татар авылы. Иске Урыссуы авылы хәзерге Татарстан җөмһүриᴙтсының көньяк-көнчыгыш өлешендә, Татарстанның баш каласы Казан шәһәреннән 350 км ераклыкта урнашкан.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. ᴨyчты индексы — 423960.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге чорның аксакаллары сөйләвенә караганда,авыл янында “Каравыл” тавында, хәзерге ферма һәм хэзерге алма бакчасы урнашкан урында, аннан арырак ямь-яшел урманнар булган. Хәзерге чорда Бәйрәкә тавы дип аталган һәм шундагы зират урыннары сазлыклы урманнар белән капланган булган. Хәзерге авыл урынына килеп,беренче утрак тормыш корган кешеләр кызганычка каршы билгеле түгелләр. Алар хәзерге мәктәп урынына урнашкан булганнар. Икенче бер күчеп килгән гаилә хәзерге ферма урынына урнашкан. Шуннан соң авылга Казан арты авылларыннан күчеп килә башлаганнар. Казан арты халыклары килеп утырганчыга хәтле авылда чирмеш һәм калмык-монголлар: Хорамша, Рыс, Сөбәй һәм башка бабайлар тирмәләр корып, терлекчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. Борынгы халыкның әйтүенә караганда авылнын исеме дә Рыс бабайның исеменнән алынган булса кирәк. Рыс сүзенең мәгънәсе “бәхетле” дип тәрҗемә ителә. Шуннан чыгып, авылның атамасының мәгънәсен “Бәхет суы” дип аңлатырга була. 1921 – 1924 елларда Иске Урыссудан бик күп авыллар (Яссы Тугай, Ташкичү, Кыска Елга, Кордон һ.б.) аерылып чыга. Шуннан башлап, авылның атамасын Иске Урыссу, дип йөртә башлыйлар.

1763 елда авылга Минзәлә районы, Карыйлы авылыннан Туктамыш хан улы Ибраһим исемле кеше күчеп килә. Ул авылга хатыны, өч улы белән килә. Ибраһим Иске Урыссу авылында төпләнеп кала.[2]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.8 °C 4.6 °C 13.8 °C 19.1 °C 20.9 °C 18.3 °C 12.5 °C 4.5 °C -4.8 °C -10.4 °C 4.2 °C

Климат уртача континенталь. көппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[4]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.