Исмаил Сәйфуллаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исмаил Сәйфуллаев latin yazuında])
Исмаил Сәйфуллаев
Туган 1912
Бакчасарай, Акмәсҗит өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе
Үлгән 13 май 2000(2000-05-13)[1]
Одесса, Украина
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Исмаил Сәйфуллаев ( кырымтат. İsmail Seyfulla oğlu Seyfullayev, Исмаил Сейфулла огълу Сейфуллаев ; 1912, Бакчасарай - ?, Одесса ). [2] Кырым АССР халык комиссарлары Советы Рәисе (1942-1944).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исмаил Сәйфулла улы Сәйфуллаев 1912 елда Бакчасарайда туган. [2]

Бөек Ватан сугышы башлангач,зыялы партия эшчеләре һәм һәм Кырым АССРның барлык җитәкчелеге Кавказга күченә [3].

1942 елның 5 апрелендә Исмаил Сәйфулла улы Кырым АССР халык комиссарлары Советы Рәисе итеп билгеләнә. [4]

Кырымда партизаннар хәрәкәтен азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары, кышкы кием-салым, техник чаралар белән тәэмин итүне оештыра.1943 елның апрелендә В.С.Булатов һәм А.Менбариев белән бергә Сталинга Кырымда партизаннар хәрәкәте киңәюе, әмма ярымутрауның изоляцияләнүе сәбәпле, тәэмин итү кыенлашуы турында хәбәр итә.[5]

Партизан булмавына карамастан, ул батальон комиссары итеп билгеләнә, I дәрәҗә «Ватан сугышы партизаны» медаленә тәкъдим ителә, чөнки ул «партизаннарны азык-төлек, кием-салым һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүне оештыру өчен җаваплы булган, бу эштә зур инициатива күрсәткән, бик авыр шартларда, махсус беркетелгән самолетлар булмаганда, уңай нәтиҗәләргә ирешкән, 1943 елда гына партизаннарны илле тонна азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән". [2]

1944 елның апрелендә, Симферополь азат ителгәч, Кырымга кайта. [6]

1944 елның 17 маенда 17.00 сәгатьтә Сәйфуллаев һәм Менбариев партиянең Кырым өлкә комитеты беренче секретаре кабинетына чакырылалар, һәм анда СССР Дәүләт Оборона Комитетының 1944 елның 11 маенда барлык Кырым татарларын Кырымнан чыгару турында 5859сс номерлы яшерен карары укыла. [7] Б. З. Кобулов республика җитәкчелеге һәм партия активының депортация вакытында дисциплина үрнәген күрсәтүләрен таләп итә. [8]


Икенче көнне, 1944 елның 18 маенда, Кырым АССР халык комиссарлары Советы Рәисе И.С. Сәйфуллаев Кырымнан, барлык Кырым татарлары кебек үк, депортацияләнә. Аның вазыйфасына СССР Совнархозы халык комиссары урынбасары булып эшләгән . Ф. Кабанов билгеләнә.[6]

Одессада вафат була. [2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]